Рөстәм Миңнеханов Мисыр Президенты белән хезмәттәшлек турында фикер алышты
15 Октября 2018
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мисыр Гарәп Республикасы Президенты Абдель Фәттах Ас-Сиси белән рәсми очрашты. Очрашу Каһирәдә “Аль-Иттихадия” сараенда узды. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татарстан Президенты Мисырга чакырулары һәм кунакчыллык өчен ихластан рәхмәтен җиткерде.
“Татарстан эшлекле һәм мәдәни элемтәләрне үстерүдә ярдәм итәргә әзер. Безнең делегациянең Каһирәгә эшлекле сәфәре максаты - Россия – Мисыр багланышлары кысаларында икътисади хезмәттәшлекнең яңа мөмкинлекләрен өйрәнү”, - диде Рөстәм Миңнеханов. Ул кыскача гына Татарстан икътисады һәм инвестиция потенциалы белән таныштырды.
Рөстәм Миңнеханов Мисыр Президентына еллык “Россия – ислам дөньясы: “Kazan-Summit” Халыкара икътисади саммиты турында сөйләде. Ул Халыкара саммитның Россия һәм мөселман илләре арасында икътисади хезмәттәшлек итүдә нәтиҗәле мәйданга әйләнүен әйтте. Татарстан Президенты шулай ук соңгы ике елда саммит кысаларында “Россия – Мисыр” түгәрәк өстәле оештырылуын да әйтте. Рөстәм Миннеханов Мисырның төрле бизнес оешмаларын һәм делегацияләрен Татарстанга чакырды.
("Татар-информ")

Башка яңалыклар
Шәрехләмә
0
Шәрехләмә калдыру
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
Хит-парад
Ошаган җыр өчен "Болгар радиосы"ның ВКонтакте рәсми төркемендә тавыш бирә аласыз
1

Яңа кәтүк түти
0
Виталий Агапов
№ 520 7112 тавыш
2

Урсал тауда
0
Арслана
№ 521 6204 тавыш
3

Татарстан
0
Анастасия Макарова
№ 524 6089 тавыш
4

Шәптән түгел
0
Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновлар
№ 526 328 тавыш
5

Гөрләвекле балачак
0
Лилия Муллагалиева
№ 529 309 тавыш
6

Нинди рәхәт бит ул безнең өебез
0
Алсу һәм Азат Фазлыевлар
№ 527 230 тавыш
7

Син кайларда, җаным
0
Айдар Тимербаев
№ 525 219 тавыш
8

Беренче мәхәббәт
0
Радик Миңнебаев
№ 523 207 тавыш
9

Ышанам
0
Рамилә һәм Рамил Хәйретдиновлар
№ 528 195 тавыш
10

Чиялектә
0
Винарис Илъегет
№ 522 186 тавыш
Тавыш бирү өчен сылтама: ХИТ-ПАРАД
Шулай ук "Кайнар хит" тапшыруын шимбә иртәнге 10.00-11.00 "Татарстан-Яңа Гасыр" каналында карагыз