Рөстәм Миңнеханов һәм Даниянең Россиядәге Илчесе хезмәттәшлек турында фикер алышты
2 октября 2018
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Кичә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Дания Корольлегенең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Карстен Сендергорд белән Татарстан-Дания хезмәттәшлеге перспективалары турында фикер алышты. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Очрашу Казан Кремлендә узды. Очрашуда Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина һәм республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.
Карстен Сендергорд Даниянең Россиядәге Илчесе итеп быел август аенда билгеләнгән.
Татарстанга эш сәфәре кысаларында Сендергорд әфәнде 2 октябрь көнне «Алабуга» МИЗдагы «Rockwool» заводының яңа линиясен ачуда катнашырга җыена.
Рөстәм Миңнеханов Илчене сәламләп билгеләп үткәнчә, Татарстан Республикасы Россия-Дания мөнәсәбәтләре кысаларында Дания белән актив хезмәттәшлек итә.
Дания бизнесы Татарстанда уңышлы эшләп килә. 2012 елда «Rockwool» компаниясе «Алабуга» МИЗда янмый торган материаллар җитештерү буенча Европада иң зур заводларның берсен ачты. Иртәгә компания теплица үсемлекчелеге өчен «Grodan» минерал-мамык субстратларын чыгару проектының икенче чиратын ачачак.
Моннан тыш, республикада ресурсларны һәм энергияне сак тоту өлкәсендә Дания тәҗрибәсе кулланыла. Татарстан предприятиеләре һәм югары уку йортлары «Данфосс» һәм «Хальдор Топсе» компанияләре белән хезмәттәшлек итә.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, 2017 ел йомгаклары буенча Татарстан белән Дания арасында товар әйләнеше шактый үскән. Аның сүзләренчә, бу динамиканы киметмәскә кирәк. Бүген энергетика, югары технологияләр, машина төзелеше, сәламәтлек саклау һәм фармацевтика, АСК, инвестицион һәм инновацион-җитештерү тармакларында үзара файдалы багланышларны киңәйтү өчен зур потенциал бар.
Карстен Сендергорд Татарстанның югары икътисади һәм инвестицион потенциалын билгеләп үтте.
Илче хәбәр иткәнчә, бүген Россия базарында 200ләп Дания компаниясе эшли. «Минем бурыч – Россиядә Дания компанияләре эшчәнлеген киңәйтүгә ярдәм күрсәтү», - диде Карстен Сендергорд.
("Татар-информ")

Башка яңалыклар
Шәрехләмә
0
Шәрехләмә калдыру
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Ассоциация "Семена Татарстана"
Мебельная территория
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ООО «Пестречинка»
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Финпром
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Вот такие окна"
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)