Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Россия мәгариф министрын кабул итәчәк
24 мая 2019
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Хөкүмәте әгъзалары белән сөйләшүләр һәм киңәшмәләр үткәрәчәк, шулай ук WorldSkills Russia чемпионатын ябу тантанасында катнашачак. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Президентының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Иртән Рөстәм Миңнеханов кичә Татарстанга килгән РФ мәгариф министры Ольга Васильева белән очрашырга ниятли. Ольга Васильева көн дәвамында «Казан Экспо» күргәзмәләр комплексы мәйданчыкларында һәм Иннополиста булыр дип көтелә. Иннополиста РФ Президенты ярдәмчесе Андрей Белоусов катнашында «Мәгарифне цифрлаштыру» дигән темага түгәрәк өстәл узачак.
РФ мәгариф министры белән очрашканнан соң, Рөстәм Миңнеханов Бөтенроссия фестивале күргәзмәсе белән танышырга ниятли. Аннары ТР Президенты Казан аэропортына РФ вице-премьеры Максим Акимовны каршыларга юл тотачак. Максим Акимов Иннополиста «Цифрлы Икътисад» коммерцияле булмаган автоном оешмасы Күзәтүчеләр советы утырышын һәм Россиядә 5G элемтә челтәрләрен үстерү мәсьәләләренә багышланган киңәшмә
үткәрә. Моннан тыш, РФ вице-премьеры Стратегик инициативалар агентлыгының цифрлы технологияләр бәйгесенә нәтиҗәләр ясау тантанасында катнашачак.
Кичен ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм РФ мәгариф министры Ольга Васильеваны WorldSkills Russia чемпионатын ябу тантанасында көтәләр.
("Татар-информ")

Башка яңалыклар
Загрузка
ООО "Сельхозснаб"
Агро-Простор
АГРО-РОСТ
АО СЕТЕВАЯ КОМПАНИЯ
АРСКИЕ УСАДЬБЫ - СЕТЬ БАНКЕТНЫХ ЗАЛОВ
Дамилк Агро
ИП Набиуллин И.Х.
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ПАО "Таттелеком"
Производственная компания «Агромастер»
РАДУЙ
РМЗ- Кузембетьево
Санаторий "Бакирово"
СМУ-88
СОЛИДКОРМ
ТАМЛЕТТО
Теплица
ТЦ ПОРТ
ФК РУБИН
ЭНЕРГОБАНК
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)