МЕНЮ
РАДИО ЕШЛЫКЛАРЫ
Азнакай
107,1 FM
Аксубай
104,3 FM
Актаныш
103,1 FM
Апас
104,4 FM
Әбсәләм
105,3 FM
Әлмәт
92,9 FM
Базарлы матак
107,1 FM
Балык бистәсе
104,9 FM
Баулы
107,5 FM
Биләр
101,7 FM
Болгар
106,0 FM
Бөгелмә
101,7 FM
Буа
100,3 FM
Зәй
106,6 FM
Кадыбаш
105,2 FM
Казан
91,5 FM
Кайбыч
106,1 FM
Кама тамагы
71,51 FM
Кукмара
107,9 FM
Лениногорский
102,1 FM
Мамадыш
106,2 FM
Минзәлә
107,3 FM
Мөслим
100,0 FM
Нурлат
104,7 FM
Олы Әтнә
71,42 FM
Сарман
107,8 FM
Теләче
106,1 FM
Түбән Кама
102,6 FM
Чирмешән
107,7 FM
Чистай
103,0 FM
Чүпрәле
91,0 FM
Шәмәрдән
102,3 FM
Яңа чишмә
107,0 FM
Яр Чаллы
105,5 FM
ЭФИРДА
Эфирны тыңлау
Эфирны карау

Рөстәм Миңнеханов Казахстанның Казандагы генераль консулы белән очраша

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казахстанның Казандагы генераль консулы Жанболат Мурзалин белән очраша һәм яңа проектлар тәкъдим итү буенча Стратегик инициативалар сессиясендә катнаша. Сессиядә акыллы идарә карарлары китапханәсен булдыру хакында фикер алышачаклар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Президентының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Республика Президентының генераль консул белән очрашуы ТР Хөкүмәте йортында үтәр дип көтелә. Шуннан соң ТР Президенты югары технологияләр өлкәсендә «ИТ-парк» технопаркында булачак, анда берничә эшлекле чара планлаштырылган.

«Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов яңа проектлар тәкъдим итү буенча Стратегик инициативалар агентлыгының беренче стратегик сессиясе пленар утырышында катнашырга ниятли», - дип искәрттеләр матбугат хезмәтендә. «ИТ-парк»та Рөстәм Миңнеханов шулай ук агентлыкның генераль директоры Светлана Чупшева белән очрашыр дип көтелә.

Пленар утырыш Стратегик инициативалар агентлыгының стратегик сессиясе кысаларында планлаштырылган. Россия субъектларының иң яхшы үсеш практикаларын берләштерә торган «Смартеки» акыллы карарлар китапханәсен булдыру фикер алышуның бер темасы булачак.

Пленар утырышка шулай ук РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Никита Стасишин, Самара өлкәсе губернаторы Дмитрий Азаров, Марий Эл башлыгы Александр Евстифеев, Ульяновск өлкәсе губернаторы Сергей Морозов чакырылган.

("Татар-информ")
Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
Баннер в футере
ООО "Сельхозснаб"
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КАН АВТО
КОЛЬЦО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ТАНК
ЦДМ
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
Компания "Сабинские окна"