Рөстәм Миңнеханов Казанда автомобильләр сату буенча иң зур мегамолл ачачак
20 ноября 2019
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россиядә тотылган автомобильләр сату буенча иң зур мегамолл ачу тантанасында катнашачак. Сәүдә мәйданчыгы Казан янында М7 «Идел» федераль трассасында ачылачак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына республика җитәкчесе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
«Татарстан Президенты мегамоллны ачу тантанасында сәламләү сүзе белән чыгыш ясарга планлаштыра», – диделәр матбугат хезмәтендә.
Сәүдә мәйданы 7 гектарга якын булачак, биредә 7 павильон эшләячәк, аларның һәркайсы 280ләп автомобиль урнаштыруга исәпләнгән. Мегамолл тулы цикллы эшкә юнәлтеләчәк: клиентлар биредә үз автомобилен бәяли, аны трейд-инга тапшыра, автомат рәвештә сатып алу системасы буенча сата яки сатуга комиссия белән чыгара алачак. Шулай ук сатып алырга үзенә башка автомобиль, кирәк булганда, кредит һәм страховка рәсмиләштерергә мөмкин.
«Автостат» агентлыгы мәгълүматларына караганда, 2019 елның 9 аенда Россиядә йөрелгән җиңел автомобильләр базары күләме 4 млн берәмлеккә якын тәшкил иткән. Бу узган елның шул ук чоры күрсәткеченнән 0,4 процентка кимрәк. Сату буенча лидерлар булып, гадәттәгечә, Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе кала, алар илдә яңадан сатылган барлык автомобильләрнең 11 процентын тәшкил итә.
Татарстан тотылган автомобильләр базары өлеше белән рейтингта 9нчы урында тора. Республикада 2019 елның 9 аенда йөрелгән 102,2 мең машина сатылган. Бу узган ел белән чагыштырганда 3,5 процентка күбрәк.
("Татар-информ")

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:

ООО "Сельхозснаб"

АБД-дом там, где мы

АГРО-РОСТ

ИДЕЛЬ списание долгов

КАН АВТО

КОЛЬЦО

ЛОТОС-МЕД

Мастерская Мустаевой

Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова

Профсоюз ОАО "Татнефть"

СОЛИДКОРМ

ТАНК

ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»

Компания "Сабинские окна"

420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)