Рөстәм Миңнеханов Казанда яңа газ турбиналы җайланманы эшләтеп җибәрүдә катнашты
19 июня 2017
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Казанның өченче җылыту һәм электр станциясендә модернизацияләүдән соң яңа энергообъект эшләтеп җибәрелде. Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Станциянең яңартылган блогы General Electric 9НА.01 турбина базасында җитештерелгән газ турбиналы яңа җайланма белән җиһазландырылган. Ул дөньяда иң эре һәм нәтиҗәле җайланмалардан санала, ягъни аның максималь электр егәрлеге 405,6 МВт тәшкил итә.
"Яңа блок төзү – уникаль проект, ул икътисади күрсәткечләрне шактый яхшыртырга мөмкинлек биреп, электр энергиясе базарында көндәшлек сәләтен артырачак. Сер түгел, хәзер электр энергиясенең күпләп сату базары билгеле бер чикләүләргә ия. ТГК-16 үз чаралары хисабына хәзердән ук нәтиҗәле энергия җитештерүче булып тора. Ә газ турбиналы җайланманы эшләтеп җибәрү җитди алга сикереш булачак", – дип белдерде Рөстәм Миңнеханов тантана барышында.
2014 елның апрелендә проектны имзалап, объектны эшләтеп җибәрүгә кадәр өч елдан артык вакыт үткән. Билгеләп үтелгәнчә, модернизацияләүдән соң Казанның бу станциясендә (ТЭЦ-3) егәрлек ике тапкыр диярлек, ягъни 384,9дан 789,6 МВт кадәр артачак. Ә елына электр энергиясен җитештерү күләме 1322дән 4290 млн. кВт/сәг. кадәр үсәр дип көтелә.
"Татарстан – Россиянең энергия куллануның югары стандартларына ия булган динамик рәвештә үсә торган төбәкләренең берсе. Безнең кебек югары технологияләр потенциалына ышанучы "ТАИФ", компаниясе белән хезмәттәшлек итүебез белән горурланабыз. Без Россиядә һәм Берләшкән Дәүләтләр берлегендә иң нәтиҗәле пар электр станциясен төзи алдык. Ул Казанны озак елларга алга энергия белән тәэмин итә алачак", – дип билгеләп үтте General Electric вице-президенты Джон Райс. Компания проектка 2 млрд сумнан артык акча тоткан.
Объект төзелеше белән GAMA төрек компаниясе шөгыльләнә. "Татар-информ" хәбәрчесенә Турхан Дильмач биргән мәгълүмат буенча, бу – Төркиянең General Electric белән хезмәттәшлек итүче эре һәм абруйлы оешмаларының берсе булып санала. "Бу объект югары технологияләр кулланып төзелгән. Төзүчеләр билгеләнгән вакытка бурычларын үтәп җитеште, бу да бик мөһим. Төрек төзелеш компанияләре бу өлкәдә Татарстанда да гына түгел, гомумән Россиядәдә бик яхшы эшли", – диде ул.
Элегрәк,"ТГК-16" җәмгыяте вәкилләре ТЭЦ-3 яңарту нәтиҗәлекне 46 проценттан 64 процентка кадәр күтәрәчәк дип белдерде.
Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)