Рөстәм Миңнеханов Каравон рус халык бәйрәме белән котлады
«Хөрмәтле татарстанлылар!
Сезне кояш кебек нурлы, яшәү яме белән сугарылган рус халык бәйрәме Каравон уңаеннан ихлас йөрәктән котлыйм!
Татарстан җире төрле халыкларның борынгы җырлы-биюле йолалары, тантаналары, бай мәдәни мирасы белән дан тота. Мондый матур гореф-гадәтләр арасында Каравонның үзенә генә хас күренекле урыны бар, ул — халык хәтеренең тере чагылышы, күпгасырлык рус мәдәниятенең кыйммәтле җәүһәре. Анда славяннарның чал тарихы һәм православие традицияләре, йола җырлары һәм үзенчәлекле әйлән-бәйлән уеннары — барысы бергә тылсымлы күренеш тудыра, челтерәп аккан чишмә кебек күңелләрне сафландыра.
Язгы Никола көне белән туры килә торган Каравон, халык әйтемендәгечә, урман-кырларны яшеллеккә, чәчәкләргә төреп, җәйне кунакка дәшә. Җыр-бию һәм уеннар белән беррәттән, бу бәйрәмдә һөнәрчелеккә, декоратив-гамәли сәнгатькә дә киң мәйдан бирелә.
Лаеш районының Рус Никольское авылында җәмәгатьчелек тырышлыгы белән яңадан торгызылган Каравон берничә дистә ел эчендә үзенең элеккеге шөһрәтен кайтаруга иреште, алай гына да түгел, заманча төсмерләргә дә баеды. Бүгенге көндә әлеге рус фольклоры фестивале республикабызда да, шулай ук Россия күләмендә дә зур вакыйга буларак танылды. Анда илебезнең төрле тарафларыннан, чит илләрдән күп кенә милләт һәм дин вәкилләре катнаша.
Эпидемиягә каршы көрәш алып барылган катлаулы шартларда энтузиастлар, өлкән буын вәкилләре бәйрәмне уздыру өчен күп көч куйды. Олысы-кечесе онлайн режимда аның күтәренке рухын тоя, кызыклы мәгълүмат туплый һәм күпсанлы акцияләрдә катнаша алачак.
Каравон киләчәктә дә татарстанлыларга һәм республиканың кунакларына онытылмас тәэсирләр бүләк итсен!
Барыгызны да тагын бер кат бу гүзәл бәйрәм белән тәбрик итәм. Сезгә һәм якыннарыгызга шатлык-сөенечләр, тынычлык, игелек, иминлек, якты өметләр, бәхет телим!» диелә котлауда.
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)
Этот сайт использует cookie-файлы, в том числе собираемые системами аналитики «Яндекс.Метрика» и LiveInternet - для сбора и хранения данных в целях улучшения работы сайта и анализа трафика. Подробнее - в Политике cookie и Политике обработки персональных данных.
Настройка cookie
Нужны для работы сайта, безопасности, оформления заказа и сохранения выбранных настроек cookie. Эти файлы нельзя отключить.
Помогают запоминать выбранные настройки сайта: язык, регион, параметры интерфейса и другие удобные функции.
Помогает понимать, как посетители используют сайт, какие страницы открывают и как можно улучшить работу сайта.
Яндекс.Метрика и LiveInternet запускаются только после включения статистики или выбора «Принять все».
Используется для рекламных пикселей, ретаргетинга, оценки эффективности рекламы и персонализации предложений.
