Ведущие "Болгар радиосы"
МЕНЮ
РАДИО ЕШЛЫКЛАРЫ
Азнакай
107,1 FM
Аксубай
104,3 FM
Актаныш
103,1 FM
Апас
104,4 FM
Әбсәләм
105,3 FM
Әлмәт
92,9 FM
Базарлы матак
107,1 FM
Балык бистәсе
104,9 FM
Баулы
107,5 FM
Биләр
101,7 FM
Болгар
106,0 FM
Бөгелмә
101,7 FM
Буа
100,3 FM
Зәй
106,6 FM
Кадыбаш
105,2 FM
Казан
91,5 FM
Кайбыч
106,1 FM
Кама тамагы
71,51 FM
Кукмара
107,9 FM
Лениногорский
102,1 FM
Мамадыш
106,2 FM
Минзәлә
107,3 FM
Мөслим
100,0 FM
Нурлат
104,7 FM
Олы Әтнә
71,42 FM
Сарман
107,8 FM
Теләче
106,1 FM
Түбән Кама
102,6 FM
Чирмешән
107,7 FM
Чистай
103,0 FM
Чүпрәле
91,0 FM
Шәмәрдән
102,3 FM
Яңа чишмә
107,0 FM
Яр Чаллы
105,5 FM
ЭФИРДА
Эфирны тыңлау
Эфирны карау

Рөстәм Миңнеханов Халыкара хатын-кызлар көне белән котлады

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 8 март — Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан республика халкына мөрәҗәгать итте.

Кадерле хатын-кызлар!

Сезне 8 Март — Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан ихлас күңелдән тәбрик итәм.

Узган гасырдан башлап бу бәйрәм күпмилләтле халкыбыз тормышында күренекле урын алды, без аны хәзер яз җитүеннән һәм табигатьнең кышкы йокыдан уянуыннан аерылгысыз дип кабул итәбез. Бу очраклы түгел: һәрбер хатын-кыз, ягымлы кояш кебек, тирә-юньдәгеләргә мәхәббәт, наз һәм җан җылысы бүләк итә, җиһанны нурга күмә, шатлык өләшә.

Балачакта 8 Март ул — әниләр һәм дәү әниләр бәйрәме. Үсеп ир-егет булгач, бу көнне без сөйгән ярыбыз, соңрак хатыныбыз, ә олыгайгач сөекле кызларыбыз һәм оныкларыбыз бәйрәме буларак билгеләп узабыз. Шул дәрәҗәдә күп сөенеч китергән, күңелле мәшәкатьләргә бай мондый тантана илебездә башка юктыр да, мөгаен. Ул җәмгыятебездә рухи хәзинәләрнең, гаилә традицияләренә тугрылыкның ныгуына ярдәм итә. Сабыйның дөньяга килүе исә барлык диннәрдә һәм мәдәниятләрдә изгеләштерелә, могҗиза буларак бәяләнә. Әни булгач, хатын-кыз тагын да күркәмләнеп, тагын да матураеп китә. Шунысы куанычлы: дәүләтнең демография өлкәсендәге бурычларны хәл итүгә, гаиләне ныгытуга юнәлтелгән тырышлыгын хуплау һәм аңлау бүген тагын да арта бара.

Тарихыбыздагы данлыклы ике вакыйга — Бөек Җиңүнең 75 еллыгы һәм ТАССР төзелүнең 100 еллыгы бәйрәм ителәчәк елда без аеруча зур хөрмәткә һәм олылауга лаек каһарман хатын-кызларны — фронт һәм тыл ветераннарын, сугышчан батырлыгы, зирәк акылы һәм таланты, фидакарь хезмәте республикабызны данга күмгән һәркемне 8 Март белән котлыйбыз.

Кадерле хатын-кызлар! Бу бәйрәм сезнең барыгызга да кочак-кочак чәчәк бәйләмнәре, елмаюлар бүләк итсен, аңлашып, яратып яшәгез! Мөлаем дә, нәзакәтле дә, чибәр дә сез — һәрчак шулай булып калыгыз!

Сезгә һәм гаиләләрегезгә исәнлек-саулык, бәхет, иминлек, күңел күтәренкелеге телим! - диелгән Татарстан Президенты котлавында.
Башка яңалыклар
Шәрехләмә 0
Шәрехләмә калдыру
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
Баннер в футере
ООО "Сельхозснаб"
ООО "Сельхозснаб"
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Ассоциация "Семена Татарстана"
Ассоциация "Семена Татарстана"
Мебельная территория
Мебельная территория
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ООО «Пестречинка»
ООО «Пестречинка»
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Финпром
Финпром
ООО «ДаМилк-Агро»
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Вот такие окна"
Компания "Вот такие окна"
Компания "Сабинские окна"
Компания "Сабинские окна"