Рөстәм Миңнеханов Финляндия Президенты Ниинистё белән очрашачак
3 декабря 2018
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген ике көнлек эш сәфәре белән Финляндиягә бара. Сәфәр кысаларында ул Президент Саули Ниинистё, эшлекле даирә вәкилләре, Хельсинкида яшәүче татарлар белән очрашачак, Европа Берлегендә иң зурлардан саналган Slush стартаплар конференциясендә катнашачак. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына республика башлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
«ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның Финляндиягә сәфәре көннең икенче яртысына планлаштырылган», - дип белдерделәр матбугат хезмәтендә.
Беренче көнне Рөстәм Миңнеханов Финляндиядә яшәүче татар җәмгыяте вәкилләре белән очрашырга ниятли. Очрашуга 150гә якын кеше чакырылган. Бүгенге көндә Финляндиядә 950гә якын татар исәпләнә, алар нигездә Хельсинкида яши. Диаспора вәкилләре арасында бизнес вәкилләре дә, дәүләт хезмәткәрләре дә бар.
4 декабрьдә ТР Президенты «Татарстан – Финляндия» түгәрәк өстәле кысаларында Финляндиянең эшлекле даирәләре белән очраша. Бу көнне Президент шулай ук Sluch Бөтендөнья стартаплар конференциясе ачылышында катнашырга ниятли. Ул Көнбатыш Европада яшь эшкуарлар өчен иң зур конференцияләрнең берсе, анда ел саен бөтен дөньядан 15 меңгә якын кеше җыела.
Финляндиягә сәфәре кысаларында Рөстәм Миңнехановның зур компания вәкилләре белән очрашуы да планлаштырылган. Очрашуда Fortum Corporation (Финляндия) компаниясенең Зәй ГРЭСын модернизацияләүдә катнашу мөмкинлеге хакында да фикер алышачаклар.
Әлеге илнең Президенты Саули Ниинистё белән очрашу Рөстәм Миңнехановның Финляндиядәге эшлекле программасының соңгы чарасы булачак. Анда Россия белән Финляндия арасындагы озак вакытка исәпләнгән хезмәттәшлек перспективалары хакында фикер алышачаклар.
("Татар-информ")

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)