Рөстәм Миңнеханов «эссе җәй өчен җаваплы зат» билгеләргә кирәк дип шаяртты
11 июля 2019
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шаяртып республикада «эссе җәй өчен җаваплыны» билгеләргә тәкъдим итте. Бу хакта ул Instagram социаль челтәрендә үз битендә язган.
«Ничек сезгә хәзерге җәй? Һава торышы ничек? Эссе җәй өчен җаваплы зат билгеләргә кирәк!» - дип язган Рөстәм Миңнеханов һәм Шәүкәт Галиевның «Тәмле җәй» шигыре мотивлары буенча видеоролик куйган
Бу шигырьдә түбәндәге юллар бар: «Аланнарда – җиләк исе, Басуларда – иген исе ... Тагын аллы-гөлле чәчәк, Кайнар кояш өстисе –. Шушы булыр җәй төсе!»
Татарстан узган ял көннәреннән салкын атмосфера фронты йогынтысында һәм яңгыр, яшен һәм секундына 15-19 метр тизлектә көчле җил алып килде. Һаваның максималь температурасы 17-23 градус тәшкил итә, ә тәүлеклек температура уртача еллык күрсәткечләрдән 4 градуска түбән.
Татарстан Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, бүген республикада кыска вакытлы яшенле яңгыр көтелә. Көндез температура +20... + 25 градус тәшкил итәчәк. Алдан фаразлаулар буенча, 12 һәм 13 июльдә шулай ук яшенле яңгыр, һава температурасы уртача җылы булачак.
("Татар-информ")

Башка яңалыклар
Загрузка
ООО "Сельхозснаб"
Агро-Простор
АГРО-РОСТ
АО СЕТЕВАЯ КОМПАНИЯ
АРСКИЕ УСАДЬБЫ - СЕТЬ БАНКЕТНЫХ ЗАЛОВ
Дамилк Агро
ИП Набиуллин И.Х.
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ПАО "Таттелеком"
Производственная компания «Агромастер»
РАДУЙ
РМЗ- Кузембетьево
Санаторий "Бакирово"
СМУ-88
СОЛИДКОРМ
ТАМЛЕТТО
Теплица
ТЦ ПОРТ
ФК РУБИН
ЭНЕРГОБАНК
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)