Рөстәм Миңнеханов Япониянең Яшьләр палатасы җитәкчелеге белән очрашты
8 октября 2018
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Рөстәм Миңнеханов кичә, үзенең Япониягә ике көнлек эш сәфәренең беренче көнендә, илнең Яшьләр палатасы җитәкчелеге белән очрашты. Аралашу Канадзава шәһәрендә булды. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат үзәге хәбәр итә.
Яшьләр палатасы – Япониянең иң танылган яшьләр оешмаларының берсе. Ул дөньядагы иң беренче яшьләр палатасы – Америка Кушма Штатлары Яшьләр палатасы үрнәгендә оештырылган. Яшьләр палатасы - коммерциячел булмаган оешма, һәм ул үз сафларында 20-40 яшьлек гражданнарны берләштерә.
Яшьләр палатасы вәкилләре, Рөстәм Миңнехановны сәламләп, аңа Япониягә килгәне һәм очрашу мөмкинлеге тапканы өчен рәхмәт җиткерделәр. Аннан соң яшьләр кыскача гына Яшьләр палатасы эшчәнлеге һәм аның тарафыннан уздырыла торган чаралар белән таныштырдылар
Рөстәм Миңнеханов, Яшьләр палатасы әгъзаларына мөрәҗәгать итеп, оешма белән хезмәттәшлекне җайга салырга һәм яшьләр сәясәте өлкәсендә тәҗрибә уртаклашуны оештырырга дигән тәкъдим белән чыкты.
Очрашуда - креатив нидустрияне, волонтерлыкны үстерү; яшьләрнең предприятиеләрдә эшләве, шулай ук Япония спортчыларының һөнәри осталык буенча Казанда 2019 елда уздырылачак WorldSkills дөнья чемпионатында катнашу мәсьәләләре буенча фикер алышу булды.
Очрашу ахырында Рөстәм Миңнеханов активистларга очрашу өчен мөмкинлек табулары өчен рәхмәт әйтте һәм бу аралашу киләчәктәге хезмәттәшлеккә этәргеч бирер, дигән ышаныч белдерде.
“Сезне Татарстан Республикасын күреп китәргә чакырам”, - диде Президент.
("Татар-информ")

Башка яңалыклар
Загрузка
ООО "Сельхозснаб"
Агро-Простор
АГРО-РОСТ
АО СЕТЕВАЯ КОМПАНИЯ
АРСКИЕ УСАДЬБЫ - СЕТЬ БАНКЕТНЫХ ЗАЛОВ
Дамилк Агро
ИП Набиуллин И.Х.
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ПАО "Таттелеком"
Производственная компания «Агромастер»
РАДУЙ
РМЗ- Кузембетьево
Санаторий "Бакирово"
СМУ-88
СОЛИДКОРМ
ТАМЛЕТТО
Теплица
ТЦ ПОРТ
ФК РУБИН
ЭНЕРГОБАНК
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)