Рөстәм Миңнеханов предприятие директорлары белән киңәшмә үткәрә һәм Братиславага бара
10 декабря 2019
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген сәнәгать предприятиеләренең 2019 елның 9 аенда башкарган эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча киңәшмә үткәрәчәк, шулай ук эш сәфәре белән Словакия Республикасына барачак. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Президентының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
ТР Президенты беренчеләрдән булып World Travel Awards бәйгесенә нигез салучы Грэм Кук белән очрашырга ниятли. Әлеге дәрәҗәле премия 1993 елда булдырылган, аны 80нән артык номинация буенча тапшыралар.
Грэм Кук белән очрашканнан соң ТР Президенты Яшел Үзән районының Усаклык авылында Карпов исемендәге лицейның башлангыч мәктәбен ачуда катнашыр дип көтелә.
Төштән соң Рөстәм Миңнеханов Казан вертолет заводына бара, аның территориясендә Татарстанның сәнәгать предприятиеләре эшчәнлеге нәтиҗәләренә багышланган киңәшмә үткәрү планлаштырылган.
Көннең икенче яртысында ТР Президенты ике көнлек эш сәфәре белән Словакиягә юл тотачак. Биредә Рөстәм Миңнеханов Словакия икътисад министры Петер Жига белән очрашырга ниятли. Петер Жига — икътисади һәм фәнни-техник хезмәттәшлек буенча Россия-Словакия Хөкүмәт комиссиясенең рәистәше дә булып тора.
«Очрашуда Словакия компанияләренең Татарстанга бизнес-миссиясен оештыру хакында сүз барачак», - диде Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова.
2018 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан белән Словакия арасындагы сәүдә әйләнеше 540,7 миллион доллар тәшкил иткән, бу 2014 елдан бирле иң яхшы нәтиҗә санала.
("Татар-информ")

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)