Баннер в шапке
МЕНЮ
РАДИО ЕШЛЫКЛАРЫ
Азнакай
107,1 FM
Аксубай
104,3 FM
Актаныш
103,1 FM
Апас
104,4 FM
Әбсәләм
105,3 FM
Әлмәт
92,9 FM
Базарлы матак
107,1 FM
Балык бистәсе
104,9 FM
Баулы
107,5 FM
Биләр
101,7 FM
Болгар
106,0 FM
Бөгелмә
101,7 FM
Буа
100,3 FM
Зәй
106,6 FM
Кадыбаш
105,2 FM
Казан
91,5 FM
Кайбыч
106,1 FM
Кама тамагы
71,51 FM
Кукмара
107,9 FM
Лениногорский
102,1 FM
Мамадыш
106,2 FM
Минзәлә
107,3 FM
Мөслим
100,0 FM
Нурлат
104,7 FM
Олы Әтнә
71,42 FM
Сарман
107,8 FM
Теләче
106,1 FM
Түбән Кама
102,6 FM
Чирмешән
107,7 FM
Чистай
103,0 FM
Чүпрәле
91,0 FM
Шәмәрдән
102,3 FM
Яңа чишмә
107,0 FM
Яр Чаллы
105,5 FM
ЭФИРДА
Эфирны тыңлау
Эфирны карау

Рөстәм Миңнеханов Ураза гаете бәйрәме көнендә Татарстан мөфтие белән очрашты

Бүген, Ураза гаете бәйрәме көнендә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов   Хөкүмәте Йортында Татарстан мөфтие, республика мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин белән очрашты. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рөстәм Миңнеханов кыен вакытта мөселман иҗтимагый оешмалары алып барган хәйрия эшчәнлеге өчен рәхмәт белдерде.

«Республика мөселманнарына, православие дине вәкилләре һәм башка традицион дин вәкилләре белән беррәттән, Аллаһы Тәгалә һәм җәмгыять алдында тоткан җаваплылыкның югары дәрәҗәсен аңлаган һәм кешелеклелек һәм мәрхәмәтлелек идеалларына тайпылышсыз  булган өчен чын күңелдән рәхмәтлемен», — диде ул.

Камил хәзрәт Рамазан аеның республикада, илдә һәм дөньяда катлаулы санитар-эпидемиологик хәлгә туры килүенә карамастан, 30 көн Татарстан өммәте өчен уңышлы узды, дип сөйләде. «Мәчетләргә баруны һәм массакүләм чараларны үткәрүне тыю Рамазан шатлыгын киметсә дә, мохтаҗларга ярдәм күрсәтүдә уртак теләктәшлек күрсәтү өчен киртә булмады», — диде Татарстан мөфтие.

Шулай ук, аның сүзләренә караганда, быел «Рамазан — игелекле эшләр ае» хәйрия марафоны да киң колач белән узды.

Моннан тыш, Камил хәзрәт мөфтиятнең соңгы елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре белән дә уртаклашты. Ул Каләм Шәрифнең мәгънәләренең татар һәм рус телләренә тәрҗемәләре басылып чыкканлыгын һәм Мәскәүдә, шулай ук Махачкалада татар җәмәгатьчелегенә тәкъдим ителгәнлеген әйтте. 2020 ел Татарстанда мөфтият тарафыннан Туган тел елы дип игълан ителде. Камил хәзрәт республиканың 20 мәчетендә оештырылган татар теле курслары нәтиҗәләренә аерым тукталды.

Очрашу вакытында телевидениедә Россия төбәкләрендә гаетне бәйрәм итү турындагы яңалыклар чыгарылышын күрсәттеләр - репортаж Камил хәзрәт катнашында төшерелгән.

Автор: "Татар-информ"
Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
Баннер в футере
ООО "Сельхозснаб"
ООО "Сельхозснаб"
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Ассоциация "Семена Татарстана"
Ассоциация "Семена Татарстана"
Мебельная территория
Мебельная территория
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ООО «Пестречинка»
ООО «Пестречинка»
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Финпром
Финпром
ООО «ДаМилк-Агро»
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Вот такие окна"
Компания "Вот такие окна"
Компания "Сабинские окна"
Компания "Сабинские окна"