Рөстәм Миңнеханов Чехия министрын Татарстан потенциалы белән танышырга чакырды
6 марта 2019
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Чехия авыл хуҗалыгы министры Мирослав Томан белән сөйләште һәм аны республикага килеп, төбәктәге авыл хуҗалыгы потенциалы белән танышырга чакырды. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Рөстәм Миңнеханов Татарстанның сөт җитештерү буенча Россиядә беренче урында торуын, Татарстанның агрохолдинглары масштаблы инвестицион проектларны гамәлгә ашыруда зур тәҗрибәгә ия булуын сөйләде. «Россия-Чехия мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан белән Чехия арасындагы үзара файдалы элемтәләрне үстерүдә сезнең ярдәмгә өметләнәбез», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Мирослав Томан әфәнде агросәнәгать комплексы өлкәсендә махсуслашкан Чехия компанияләренең Татарстан партнерлары белән бизнес үсешенә кызыксынуын белдерде. Ул хәбәр иткәнчә, Россиягә якынча июнь аенда булачак эш сәфәре кысаларында Татарстанга бик теләп киләчәк. Без Чехия белән төрле тармакларда актив хезмәттәшлек итәбез, диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул билгеләп үткәнчә, Чехия компанияләре республикада уңышлы эшли; даими рәвештә рәсми очрашулар уздырыла һәм эшлекле даирәләр эшлекле сәфәрләре гамәлгә ашырыла; Прагада Татарстан вәкиллеге бар; Чехия Республикасы белән Татарстан Республикасы арасында сәүдә-икътисади хезмәттәшлекне җайга салу буенча уртак эш төркеме эшли.
Очрашу барышында шулай ук азык-төлек продуктларының сыйфатын контрольдә тоту, кулланучылар мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләре турында да фикер алыштылар. «Туклану продуктларының сыйфаты - ул, барыннан да элек, кешеләрнең сәламәтлеге», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, Чехия хезмәттәшләре өчен Татарстанда зур программа әзерләнәчәк, анда эре агрохолдинглар белән танышу, Чехия инвесторлары өчен кызыклы булган берничә инвестицион проект керәчәк. Чехия коллегаларына татар халкының үзенчәлеген, авыллар көнкүрешен, сакланып калган авыл тормышын да күрсәтәчәклә
("Татар-информ")

Башка яңалыклар
Шәрехләмә
0
Шәрехләмә калдыру
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Ассоциация "Семена Татарстана"
Мебельная территория
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ООО «Пестречинка»
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Финпром
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Вот такие окна"
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)