Рөстәм Миңнеханов Сочида XIX Бөтендөнья яшьләр форумы Татарстан делегатлары белән очрашты
16 октября 2017
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Сочида XIX Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестивале Татарстан делегатлары белән очрашты. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә. Искәртеп үтик, Татарстаннан XIX Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестиваленә 200 делегат һәм 180 волонтер килде.
Фестиваль кысаларында Россия төбәкләренең “YOUTH EXPO” күргәзмәсе үтә. 10 көн дәвамында һәр төбәк Медиүзәк мәйданында үз казанышларын күрсәтә ала.
Рөстәм Миңнеханов Tatarstan for YOUth күргәзмәсен карады. Биредә һәр көн аерым темага багшыланачак һәм Татарстан делегатлары төбәкнең туристик потенциалын, яшьләр сәясәте үсешен, сәнәгать һәм инвестиция куәтен тәкъдим итәчәк.
Моннан тыш, Татарстан күргәзмә кысаларында инновацион шәһәр булган Иннополисны һәм Иннополис университетын, медицина технологиясенең алгарышлы проектларын күрсәтә. Шулай ук “КАМАЗ” проектлары (тренажерлар), “Эйдос-медицина” компанияләре дә тәкъдим ителә.
Рөстәм Миңнеханов яшьләр форумы делегатларына уңышлар, чараларда, дискуссияләрдә, ял, спорт ярышларында актив булуларын теләде. Соңыннан бергәләп истәлеккә фотога төшелде.
Исегезгә төшерәбез, Рөстәм Миңнеханов бүген Сочида Россиядәге биеклектә урнашкан беренче Skypark маҗаралар паркында да булды. Skypark Сочи милли паркында урнашкан, ул Адлердан 11 чакрым ераклыкта, диңгез өслегеннән 330 метр биеклектә.
Рөстәм Миңнеханов паркта Zipline аттракционына Ахштырь үзәнлегеннән Мзытма елгасы өстеннән очып үткән. Очыш арасы 700 метр, тизлек сәгатенә 70 чакрымга җиткән.

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:

ООО "Сельхозснаб"

АБД-дом там, где мы

АГРО-РОСТ

ИДЕЛЬ списание долгов

КАН АВТО

КОЛЬЦО

ЛОТОС-МЕД

Мастерская Мустаевой

Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова

Профсоюз ОАО "Татнефть"

СОЛИДКОРМ

ТАНК

ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»

Компания "Сабинские окна"

420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)