Рөстәм Миңнеханов өч министрлыкның коллегия утырышында катнашачак
14 января 2020
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген республиканың өч министрлыгы коллегияләре утырышларында катнашачак. Шулай ук Казанда БДБ илләренең беренче уеннарын үткәрүгә әзерлек буенча фикер алышачак. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Иртән Рөстәм Миңнеханов ТР Фәннәр академиясендә узачак Экология министрлыгы һәм ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы коллегияләренең уртак утырышында булачак. Утырыш узган елгы эш нәтиҗәләренә һәм 2020 елга бурычларга багышланачак. Анда РФ Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы башлыгы Сергей Аноприенко катнашачак.
Көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президенты Россия спорт министры Павел Колобков белән бергә Универсиада авылында узачак Татарстан спорт министрлыгы коллегиясендә катнашачак. Биредә спортчыларны әзерләү һәм республикада спорт инфраструктурасын үстерү турында докладлар булачак. Коллегия утырышыннан соң Рөстәм Миңнеханов һәм Павел Колобков 2020 елның августында Казанда узачак БДБ илләренең беренче уеннарын әзерләү мәсьәләсе буенча киңәшмә уздырачак.
("Татар-информ")

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
Агро-Простор
АГРО-РОСТ
АО СЕТЕВАЯ КОМПАНИЯ
АРСКИЕ УСАДЬБЫ - СЕТЬ БАНКЕТНЫХ ЗАЛОВ
Дамилк Агро
ИП Набиуллин И.Х.
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ПАО "Таттелеком"
Производственная компания «Агромастер»
РАДУЙ
РМЗ- Кузембетьево
Санаторий "Бакирово"
СМУ-88
СОЛИДКОРМ
ТАМЛЕТТО
Теплица
ТЦ ПОРТ
ФК РУБИН
ЭНЕРГОБАНК
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)