Рөстәм Миңнеханов бүген Башкортстан татар иҗтимагый оешмалары активы белән очрашачак
17 Апреля 2019
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Бүген Башкортстанда Татарстан Республикасы көннәре кысаларында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Башкортстан башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров Башкортстандагы татар иҗтимагый оешмалары активы белән очрашачак. Бу чара рәсми программага кергән.
Очрашу "Башкортстан" дәүләт концерт залының кече залында 18 сәгатьтә башланачак, ул ярты сәгать дәвам итәр дип көтелә.
Башкортстанның төрле районнарыннан 200гә якын кеше җыелачак.
2010 елгы җанисәп мәгълүматлары буенча, Башкортстан халкының 25,4% - татарлар (29,5% - башкортлар).
Башкортстанда унлап татар иҗтимагый оешмасы эшли, шул исәптән Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы бүлеге, Башкортостан республикасы татарларының милли-мәдәни автономиясе, Башкорстандагы татар авыллары ассоциациясе, "Ак калфак" татар хатын-кызлары оешмасының Башкортстандагы бүлеге һ.б.
("Татар-информ")

Башка яңалыклар
Шәрехләмә
0
Шәрехләмә калдыру
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
Хит-парад
Ошаган җыр өчен "Болгар радиосы"ның ВКонтакте рәсми төркемендә тавыш бирә аласыз
1

Яңа кәтүк түти
0
Виталий Агапов
№ 520 7112 тавыш
2

Урсал тауда
0
Арслана
№ 521 6204 тавыш
3

Татарстан
0
Анастасия Макарова
№ 524 6089 тавыш
4

Шәптән түгел
0
Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновлар
№ 526 328 тавыш
5

Гөрләвекле балачак
0
Лилия Муллагалиева
№ 529 309 тавыш
6

Нинди рәхәт бит ул безнең өебез
0
Алсу һәм Азат Фазлыевлар
№ 527 230 тавыш
7

Син кайларда, җаным
0
Айдар Тимербаев
№ 525 219 тавыш
8

Беренче мәхәббәт
0
Радик Миңнебаев
№ 523 207 тавыш
9

Ышанам
0
Рамилә һәм Рамил Хәйретдиновлар
№ 528 195 тавыш
10

Чиялектә
0
Винарис Илъегет
№ 522 186 тавыш
Тавыш бирү өчен сылтама: ХИТ-ПАРАД
Шулай ук "Кайнар хит" тапшыруын шимбә иртәнге 10.00-11.00 "Татарстан-Яңа Гасыр" каналында карагыз