Баннер в шапке
МЕНЮ
РАДИО ЕШЛЫКЛАРЫ
Азнакай
107,1 FM
Аксубай
104,3 FM
Актаныш
103,1 FM
Апас
104,4 FM
Әбсәләм
105,3 FM
Әлмәт
92,9 FM
Базарлы матак
107,1 FM
Балык бистәсе
104,9 FM
Баулы
107,5 FM
Биләр
101,7 FM
Болгар
106,0 FM
Бөгелмә
101,7 FM
Буа
100,3 FM
Зәй
106,6 FM
Кадыбаш
105,2 FM
Казан
91,5 FM
Кайбыч
106,1 FM
Кама тамагы
71,51 FM
Кукмара
107,9 FM
Лениногорский
102,1 FM
Мамадыш
106,2 FM
Минзәлә
107,3 FM
Мөслим
100,0 FM
Нурлат
104,7 FM
Олы Әтнә
71,42 FM
Сарман
107,8 FM
Теләче
106,1 FM
Түбән Кама
102,6 FM
Чирмешән
107,7 FM
Чистай
103,0 FM
Чүпрәле
91,0 FM
Шәмәрдән
102,3 FM
Яңа чишмә
107,0 FM
Яр Чаллы
105,5 FM
ЭФИРДА
Эфирны тыңлау
Эфирны карау

Рөстәм Миңнеханов Беларусь Республикасы татарлары белән очрашты

12 декабря 2019 ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Татарстан Президенты Беларусь Республикасына эш сәфәре кысаларында Беларусьта яшәгән татарлар белән очрашты. Ул татарларга телне, гореф-гадәтләрне саклаган өчен рәхмәтен әйтте. «Матур иҗат коллективлары эшләп килүе сөендерә. Киләчәктә аларны Казанда көтеп калабыз. Алга таба да шулай элемтәдә булыйк», — диде Президент. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Чишмә» татар-башкорт мәдәни мирасы» берләшмәсенең рәисе Эльвира Левшевич сүзләренчә, 2019 елның 1 гыйнварына оешмада 140 әгъза исәпләнә. Ул ел саен Минскта Сабантуй уздырылуын билгеләп үтте. Милли бәйрәмне уздыруда ярдәм иткән өчен Президентка рәхмәт сүзләрен җиткерде. Оешма көче белән Белорусиядә бик күп эшләр башкарылган. «Ләйсән», «Күбәләк» фольклор ансамбльләре, балалар төркемнәре төзелгән.
Эльвира Левшевич Президентка үтенечләрен дә җиткерде. Аның сүзләренчә, «Ләйсән» ансамбленең баяны бик искергән. Ул Рөстәм Миңнехановтан коллективны баян белән тәэмин итүне сорады. Шулай ук ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан Беларусьтагы ансамбльләрнең Казанда һәм Татарстан районнарында чыгышларын оештыруда ярдәм күрсәтергә үтенде.

Мәскәү, Ржев, Смоленск, Витебск, Могилевны фашистлардан азат итүдә катнашкан Казахстан татары Әдһәм Кәримовның каберен төзекләндерүдә дә дәүләт ярдәме кирәклеген әйтте. Моннан тыш, Татарстан Фәннәр академиясе галимнәре Белорусь җирлегендә яшәгән татарларның алты гасырлык тарихын өйрәнеп, алар турында хезмәт бастырылса бик яхшы булыр иде, дигән теләк белдерде.

«Чишмә» татар-башкорт мәдәни мирасы» халыкара иҗтимагый берләшмәсенең президиум әгъзалары Фагилә Матшина, Джон Нигъмәтуллин, Рамилә Ситникова Татарстан Президенты Рәхмәтенә лаек булды. Берләшмәгә истәлекле бүләк тапшырылды. Чараны Татарстан премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев алып барды.

Беларусь Республикасында рәсми саннар буенча 7500, ә рәсми булмаган саннар буенча 11 мең, Минск шәһәрендә 3 меңләп татар яши. Беларусь Республикасында 1998 елда оешкан «Чишмә» татар-башкорт мәдәни мирасы» халыкара иҗтимагый берләшмәсе бар. Берләшмәнең Гродно, Витебск, Бобруйск һәм Ивье шәһәрләрендә филиаллары актив эшләп килә.

("Татар-информ")
Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
Баннер в футере
ООО "Сельхозснаб"
ООО "Сельхозснаб"
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Ассоциация "Семена Татарстана"
Ассоциация "Семена Татарстана"
Мебельная территория
Мебельная территория
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ООО «Пестречинка»
ООО «Пестречинка»
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Финпром
Финпром
ООО «ДаМилк-Агро»
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Вот такие окна"
Компания "Вот такие окна"
Компания "Сабинские окна"
Компания "Сабинские окна"