Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Нью-Йоркта
3 февраля 2020
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Нью-Йоркта. Килүгә үк, Республика лидеры Америка татарлары ассоциациясе әгъзалары белән очрашты. Хәзергә АКШта 3 мең 500ләп ватандашыбыз яши. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, АКШка бу сәфәр Көнбатыш илләре, шул исәптән Америка белән багланышларны ныгытуда һәм үстерүдә чираттагы адым була.
Татарстан президенты хәбәр иткәнчә, ул еш кына Россия төбәкләрендә һәм чит илләрдә була, ватандашларыбыз белән аралаша. Аның сүзләренчә, мондый һәр очрашу аңарда горурлык хисе уята. Безнең ватандашларыбызның барлык халыклар белән дә тату-дус яшәве, конструктив мөнәсәбәтләр урнаштыра белүе һәм иң мөһиме – үз халкының гореф-гадәтләрен һәм телен саклап кала алуы – зур сөенеч, диде президент. Очрашуда Татарстан белән киләчәктә дә хезмәттәшлекне үстерү, республика һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты белән элемтәләрне ныгыту мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Шулай ук бүген эш сәфәре кысаларында Республика лидеры Берләшкән Милләтләр Оешмасына бара һәм аның Генераль сәркатибе Антонио Гутерриш, шулай ук Россиянең БМО каршындагы Даими вәкиле Василий Небензя белән очрашачак.
("Яңалыклар" хезмәте)

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)