Баннер в шапке
МЕНЮ
РАДИО ЕШЛЫКЛАРЫ
Азнакай
107,1 FM
Аксубай
104,3 FM
Актаныш
103,1 FM
Апас
104,4 FM
Әбсәләм
105,3 FM
Әлмәт
92,9 FM
Базарлы матак
107,1 FM
Балык бистәсе
104,9 FM
Баулы
107,5 FM
Биләр
101,7 FM
Болгар
106,0 FM
Бөгелмә
101,7 FM
Буа
100,3 FM
Зәй
106,6 FM
Кадыбаш
105,2 FM
Казан
91,5 FM
Кайбыч
106,1 FM
Кама тамагы
71,51 FM
Кукмара
107,9 FM
Лениногорский
102,1 FM
Мамадыш
106,2 FM
Минзәлә
107,3 FM
Мөслим
100,0 FM
Нурлат
104,7 FM
Олы Әтнә
71,42 FM
Сарман
107,8 FM
Теләче
106,1 FM
Түбән Кама
102,6 FM
Чирмешән
107,7 FM
Чистай
103,0 FM
Чүпрәле
91,0 FM
Шәмәрдән
102,3 FM
Яңа чишмә
107,0 FM
Яр Чаллы
105,5 FM
ЭФИРДА
Эфирны тыңлау

Рөстәм Миңнеханов Америкада татар телен саклауга өлеш керткән Сафаларга рәхмәт җиткерде

24 октября 2018 ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сан-Францискога эш сәфәре кысаларында Стэнфорд университетында булды һәм анда ул Сафалар гаиләсенә туган телебезне саклаудагы хезмәтләре өчен рәхмәт җиткерде. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Стэнфорд университетында милләттәшебез Әдилә Сафа эшли. Аның әти-әнисе Даян ага һәм Рокия ханым Сафалар татар дөньясында мәгълүм шәхесләр. Даян Сафа - Американың төрки-татар ассоциациясе имамы, Рокия ханым - оешмада лидерларның берсе.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ана телебез, динебез, тарихыбызны саклаган өчен милләттәшләребезгә рәхмәтен җиткерде.
Даян әфәнде дә, Рокия ханым да тумышлары белән Япониядән. Бераз Төркиядә яшәгәннәр, озак еллар Американың Сан-Франциско шәһәрендә гомер итәләр. Алар Татарстан белән һәрвакыт элемтәдә. Бөтендөнья татар конгрессы уздырган чараларда катнашалар.

Быел Бөтендөнья татар конгрессының чираттан тыш узган VII съездында да Рокия Сафа делегат булды.

Татарстан Президенты белән Стэндфорд университенда очрашу вакытында Рокия ханым һәм Даян әфәнде шушы шәһәрдә яшәүче татарларның сәламнәрен җиткергәннәр. Татарстан Республикасының, Казан шәһәренең дөнья илләре арасында даны, дәрәҗәсе артуын күреп торуларын, моның өчен республика җитәкчелегенә рәхмәтле булуларын әйткәннәр.

("Татар-информ")
Башка яңалыклар
Шәрехләмә 0
Шәрехләмә калдыру
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
Баннер в футере
ООО "Сельхозснаб"
ООО "Сельхозснаб"
Агро-Простор
Агро-Простор
АГРО-РОСТ
АГРО-РОСТ
АО СЕТЕВАЯ КОМПАНИЯ
АО СЕТЕВАЯ КОМПАНИЯ
АРСКИЕ УСАДЬБЫ - СЕТЬ БАНКЕТНЫХ ЗАЛОВ
АРСКИЕ УСАДЬБЫ - СЕТЬ БАНКЕТНЫХ ЗАЛОВ
Дамилк Агро
Дамилк Агро
ИП Набиуллин И.Х.
ИП Набиуллин И.Х.
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ПАО "Таттелеком"
ПАО "Таттелеком"
Производственная компания «Агромастер»
Производственная компания «Агромастер»
РАДУЙ
РАДУЙ
РМЗ- Кузембетьево
РМЗ- Кузембетьево
Санаторий "Бакирово"
Санаторий "Бакирово"
СМУ-88
СМУ-88
СОЛИДКОРМ
СОЛИДКОРМ
ТАМЛЕТТО
ТАМЛЕТТО
Теплица
Теплица
ТЦ ПОРТ
ТЦ ПОРТ
ФК РУБИН
ФК РУБИН
ЭНЕРГОБАНК
ЭНЕРГОБАНК