Рөстәм Миңнеханов эшлекле сәфәр белән Франциягә килде
22 марта 2019
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ике көнлек эш сәфәре белән Франциягә килде. Ул анда берничә очрашу һәм эшлекле сөйләшүләр уздырачак. Бу хакта Татарстан Республикасы Президентының рәсми порталы хәбәр итә.
«Марсельгә килүгә үк Татарстан Президентының Airbus Helicopters компаниясенә баруы көтелә. Бүген кич Рөстәм Миңнехановның Прованс - Альплар - Зәңгәр Яр (Лазурный Берег) төбәге Президенты Рено Музелье әфәнде белән очрашуы планлаштырылган», - диделәр матбугат хезмәтендә.
Җомга көнне Татарстан Президенты «Франция – Татарстан» эшлекле форумында катнашачак. Анда Татарстан делегациясе республиканың икътисади һәм инвестицион потенциалын, француз ягы — Прованс - Альплар - Зәңгәр Яр (Лазурный берег) төбәге мөмкинлекләрен тәкъдим итәчәк.
Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов Марсель мэрының Халыкара мөнәсәбәтләр буенча беренче урынбасары Жан Роатта белән очрашачак. Шулай ук Татарстан Президентының Technoparc des Florides технопаркында да булуы планлаштырыла, ул анда тәкъдим ителгән авиакосмик сәнәгать предприятиеләре белән танышачак.
("Татар-информ")

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)