Рәшит Ваһапов фондына Минтимер Шәймиев исеменнән Рәхмәт хаты тапшырылды
10 октября 2018
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе концерт залында Рәшит Ваһапов исемендәге Халыкара татар җыры фестивале Гала-концерты узды. Чарада Татарстан Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев Рәшит Ваһапов фондына Минтимер Шәймиев исеменнән Рәхмәт хаты тапшырды һәм тәбрикләү сүзләрен укыды.
"Газиз милләттәшләр! Сезне бөек җырчыбыз Рәшит Ваһапов тууына 110 ел тулуга багышланган җыр бәйрәме белән ихлас күңедән тәбрик итәм. Бу истәлекле датаны зурлап үткәрү халкыбызның иҗатка, мәдәнияткә игътибарлы булуы хакында сөйли. Бу бөек шәхеснең мәгърур тавышы, моңлы җырлары, мәңгелек моңнары милләтебезнең милли хәзинәсе булып тора.
Хәзерге вакытта ТР халык артисты Рәшит Ваһапов истәлеген мәңгеләштерү һәм иҗади мирасын саклау вазифасы нигезендә аның исемендә халыкара татар җыры фестивале һәм татар мәдәнияты фонды лаеклы рәвештә эшләп килә. Дистәдән артык ел дәвамында бөек шәхеснең җырлары белән сугарылган, ел саен истә калырлык фестиваль үткәрүчеләргә, аеруча, Рифат Фәттаховка олы рәхмәтебезне белдерәбез.
Фестивальне халык җылы кабул итә, ярата. Дөньяның татарлар яшәгән җирләрдә дә фестивальнең шыгрым тулы залларда узуы шуны исбатлый. Фестиваль җыр сөюче талантлы яшьләребезне таба, зур сәхнәгә аяк басарга ярдәм итә. Телебез, милли гореф-гадәтләребез күз карасыдай сакланып калырга тиешле заманда фестивальнең әһәмияте артканнан-арта. Р. Ваһапов исемендәге фондка иҗади казанышлар телим" - диелгән иде Татарстан Республикасының Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевның Рәхмәт хатында.
("Татар-информ")

Башка яңалыклар
Шәрехләмә
0
Шәрехләмә калдыру
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Ассоциация "Семена Татарстана"
Мебельная территория
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ООО «Пестречинка»
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Финпром
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Вот такие окна"
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)