Рәссам Рөстәм Шәмсутов татар сәнгатендә гарәп графикасы үсеш кичерүен әйтте
6 июня 2019
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рөстәм Шәмсутов татар сәнгатендә гарәп графикасы классик каллиграфия һәм авангард юнәлешендә үсеш кичерә дип саный. Бу хакта ул «Татар-информ» хәбәрчесенә күргәзмә ачылышында сөйләде.
Мисал итеп ул берничә рәссамны атап үтте. «Айрат Хисмәтуллин – ислам кануннары белгече, рәссамчылыкка белем ала. Мин аны каллиграф-экспрессионист дип атар идем. Ул сәнгать методы ярдәмендә искитмәле эшләр ясый: төрле төстәге фон экспрессив эчтәлек өсти. Ул тәҗрибәдән курыкмый», - диде ул.
Шулай ук ул яшь рәссам Роза Хуҗинаның 2015 елда гарәп графикасына мөрәҗәгать итүен, бүгенге көндә профессиональ рәссам булуын искәртте. «Аның авторлыгындагы эшләр аерылып тора», - дип сөйләде Рөстәм Шәмсутов.
«Хәзерге заман каллиграфиясе бүгенге көндә останың үзенчәлекле карашыннан тора. Һәр рәссам гарәп графикасына да, татар мәдәниятенең рухи эчке дөньясына да мөрәҗәгать итә, шул ук вакытта замана чорын да сурәтли», - дип аңлатты рәссам.
("Татар-информ")

Башка яңалыклар
Загрузка
ООО "Сельхозснаб"
Агро-Простор
АГРО-РОСТ
АО СЕТЕВАЯ КОМПАНИЯ
АРСКИЕ УСАДЬБЫ - СЕТЬ БАНКЕТНЫХ ЗАЛОВ
Дамилк Агро
ИП Набиуллин И.Х.
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ПАО "Таттелеком"
Производственная компания «Агромастер»
РАДУЙ
РМЗ- Кузембетьево
Санаторий "Бакирово"
СМУ-88
СОЛИДКОРМ
ТАМЛЕТТО
Теплица
ТЦ ПОРТ
ФК РУБИН
ЭНЕРГОБАНК
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)