Ведущие "Болгар радиосы"
МЕНЮ
РАДИО ЕШЛЫКЛАРЫ
Азнакай
107,1 FM
Аксубай
104,3 FM
Актаныш
103,1 FM
Апас
104,4 FM
Әбсәләм
105,3 FM
Әлмәт
92,9 FM
Базарлы матак
107,1 FM
Балык бистәсе
104,9 FM
Баулы
107,5 FM
Биләр
101,7 FM
Болгар
106,0 FM
Бөгелмә
101,7 FM
Буа
100,3 FM
Зәй
106,6 FM
Кадыбаш
105,2 FM
Казан
91,5 FM
Кайбыч
106,1 FM
Кама тамагы
71,51 FM
Кукмара
107,9 FM
Лениногорский
102,1 FM
Мамадыш
106,2 FM
Минзәлә
107,3 FM
Мөслим
100,0 FM
Нурлат
104,7 FM
Олы Әтнә
71,42 FM
Сарман
107,8 FM
Теләче
106,1 FM
Түбән Кама
102,6 FM
Чирмешән
107,7 FM
Чистай
103,0 FM
Чүпрәле
91,0 FM
Шәмәрдән
102,3 FM
Яңа чишмә
107,0 FM
Яр Чаллы
105,5 FM
ЭФИРДА
Эфирны тыңлау
Эфирны карау

Россиядә «Югары уку йортына онлайн керү» дигән яңа суперсервис эшли башлады

2020 нче елның 20 июненнән дәүләт хезмәтләренең бердәм порталы (gosuslugi.ru) аша югары уку йортларына укырга керер өчен документлар тапшырып була. Порталда «Югары уку йортына онлайн керү» дигән яңа суперсервис барлыкка килде. Абитуриентлардан гаризаларны яңа форматта Россиянең 54 дәүләт университеты кабул итә башлады. Бу хакта Россиянең Фән һәм югары белем бирү министрлыгы хәбәр итә.

Дәүләт хезмәтләренең бердәм порталы аша абитуриентлар кабул итүче югары уку йортлары арасында Казан дәүләт аграр университеты белән беррәттән Россия халык хуҗалыгы һәм Россия Федерациясе Президенты каршындагы дәүләт хезмәте идарәсе академиясе (РАНХиГС), Мәскәү политехника университеты, Г.В.Плеханов ис.Россия икътисад университеты, Н.Э.Бауман ис.Мәскәү дәүләт техник университеты, И.М.Сеченов ис.Беренче Мәскәү дәүләт медицина университеты һәм башкалар бар. Тулы исемлек белән Россиянең Фән һәм югары белем бирү министрлыгы сайтында танышырга була.

Яңа сервис турында тулырак мәгълүмат алу өчен Казан дәүләт аграр университетының кабул итү комиссиясе сәркатибе Гүзәл Фассаховага мөрәҗәгать иттек.

«Дәүләт хезмәтләренең бердәм порталы ярдәмендә абитуриентлар кабул итү мөмкинлеген белешү максатыннан 2019 нчы елның сентябрендә Россия Мәгариф һәм фән министрлыгыннан сораулар килде. Без электрон форматта гаризалар кабул итә алуыбызны, шәхси мәгълүматларны саклый алуыбызны исбатлап, соралган документларны тутырып Мәскәүгә җибәрдек. Белгәнебезчә, министрлык конкурс нигезендә 54 югары уку йортын сайлап алды. Әлеге сынау рәвешендә башкарылган проект уңышлы булып чыкса, киләчәктә югары уку йортлары исемлеге артачак.

Дөрестән дә, 20 июньнән яңа сервис аша абитуриентлардан документлар кабул итү эшен башлап җибәрдек», — дип хәбәр итте Гүзәл Фассахова.

Яңа хезмәт укырга керү өчен интернеттан гына университетлар сайларга, кабул итү комиссиясенә кирәкле документлар җибәрергә мөмкинлек бирә. Шулай ук портал ярдәмендә керү сынаулары даталарын белергә, укырга керү өчен рангланган исемлекләрдә үз урыныңны күзәтеп торырга, укырга керү турында мәгълүмат белергә мөмкин — югары уку йортыннан тиешле хәбәр порталда теркәлгән кулланучылар өчен шәхси кабинетка киләчәк. Шул ук вакытта кабул итү комиссиясенә шәхсән йөрергә туры килмәячәк.

Быел документларны кабул итү комиссиясенә БДИ (ЕГЭ) нәтиҗәләрен игълан иткәнче җибәрергә мөмкин. Гариза язганда предметлар исемлеген генә күрсәтергә кирәк, ә баллар автомат рәвештә университетларга барып ирешәчәк.

2020/21 уку елының кабул итү кампаниясе үзенчәлекләре Россия Мәгариф һәм фән министрлыгының 2020 елның 15 июнендәге 726 нчы боерыгы нигезендә расланган. Документта сайлап алынган 54 югары уку йортына суперсервис ярдәмендә кабул итү турында гариза бирүнең ысулы да каралган. Сервис Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы, Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте һәм Россия Элемтә министрлыгы белән берлектә эшләнгән.

"Татар-информ"

фото: Владимир Васильев
Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
Баннер в футере
ООО "Сельхозснаб"
ООО "Сельхозснаб"
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Ассоциация "Семена Татарстана"
Ассоциация "Семена Татарстана"
Мебельная территория
Мебельная территория
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ООО «Пестречинка»
ООО «Пестречинка»
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Финпром
Финпром
ООО «ДаМилк-Агро»
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Вот такие окна"
Компания "Вот такие окна"
Компания "Сабинские окна"
Компания "Сабинские окна"