Россиядә җитештерүдә бәхетсезлек очраклары саны 18 процентка кимегән
8 сентября 2017
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Россиядә җитештерүдә бәхетсезлек очраклары саны 18 процентка кимегән. Бу хакта Көнчыгыш икътисади форумда Россиянең хезмәт һәм мәшгульлек буенча федераль хезмәт җитәкчесе Всеволод Вуколов хәбәр итте, дип яза “Известия”.
«Авыр нәтиҗәләр белән бәхетсезлек очраклары 18 процентка кимеде. 2017 елның беренче яртыеллыгында 2 меңгә якын фаҗига теркәлгән булса, 2016 елның шул ук вакытында аларның саны 2,44 мең булган, ягъни кимү күзгә күренә», –– дип белдерә Вуколов.
Аның сүзләренчә, Россиянең хезмәт һәм мәшгульлек буенча федераль хезмәте оешмаларда планнан тыш тикшерү барышында җитештерүдәге җәрәхәтләнүне кисәтүгә һәрвакыт игътибар бирә.
«Җитештерүдә үлемгә китергән җәрәхәтләнү очракларының иң күбесе 2017 елда төзелеш тармагына карый – 20 процент, эшкәртү өлкәсендә -16 процент, авыл хуҗылыгына һәм файдалы казылмалар табуга 14 һәм 12 процент туры килә», –– дип ачыклык кертте Вуколов.
Алда хәбәр ителгәнчә, Тамбов дары заводының бер цехындагы җитештерү участогы мастеры шартлау куркынычы булган объектларда техник куркынычсызлык кагыйдәләрен бозган өчен шартлы рәвештә биш елга хөкем ителгән. Нәтиҗәдә, кагыйдәләрне бозу биш кешенең үлеменә китергән.
Россиянең хезмәт һәм мәшгульлек буенча федераль хезмәте җитештерүдә иң зур сорау булган һөнәрне атаган. Оешмаларга инженерлар табу иң авыры санала.

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)