Ведущие "Болгар радиосы"
МЕНЮ
РАДИО ЕШЛЫКЛАРЫ
Азнакай
107,1 FM
Аксубай
104,3 FM
Актаныш
103,1 FM
Апас
104,4 FM
Әбсәләм
105,3 FM
Әлмәт
92,9 FM
Базарлы матак
107,1 FM
Балык бистәсе
104,9 FM
Баулы
107,5 FM
Биләр
101,7 FM
Болгар
106,0 FM
Бөгелмә
101,7 FM
Буа
100,3 FM
Зәй
106,6 FM
Кадыбаш
105,2 FM
Казан
91,5 FM
Кайбыч
106,1 FM
Кама тамагы
71,51 FM
Кукмара
107,9 FM
Лениногорский
102,1 FM
Мамадыш
106,2 FM
Минзәлә
107,3 FM
Мөслим
100,0 FM
Нурлат
104,7 FM
Олы Әтнә
71,42 FM
Сарман
107,8 FM
Теләче
106,1 FM
Түбән Кама
102,6 FM
Чирмешән
107,7 FM
Чистай
103,0 FM
Чүпрәле
91,0 FM
Шәмәрдән
102,3 FM
Яңа чишмә
107,0 FM
Яр Чаллы
105,5 FM
ЭФИРДА
Эфирны тыңлау
Эфирны карау

Рәмис Аймәтнең ноталы җыр китабы басылып чыкты

16 августа 2018 ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Шагыйрь Рәмис Аймәтнең эстрада җырлары, романслар һәм камера әсәрләреннән торган, ноталы китабы дөнья күрде. Ул Татарстан китап нәшриятында шушы көннәрдә басылып чыкты. Биредә Рәмис Аймәтнең йөздән артык җыры урын алган. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә сөйләде.

“Җитди һәм фәлсәфи шигърият белән бергә, җыр текстлары жанрында да иҗат итәм. Бу шөгылемә 2000 елларда керештем”, - диде автор “Татар-информ”га. - Иң беренче җырым – Айдар Галимов репертуарыннан “Син – минем җанымның яртысы” булды. Бу җыр халык арасында популярлык казанды һәм китабымны да шул исем белән атадым".

Җыр китабына Рәмис Аймәтнең соңгы 15-18 ел эчендә иҗат ителгән эстрада җырлары, романслар, камера әсәрләре – барлыгы йөздән артык иҗат җимеше кергән.

“Ноталы китап чыгару турында күптән хыялланган идем. Башта аның форматын кечкенәрәк итү турында уйлашкан идек. Әмма рояль өстенә куеп уйнарлык зур форматлы китап булсын дип тырыштык. Китапка минем шигырьләргә көй язган 20дән артык композиторның эше керде. Алар арасында Резеда Ахиярова, Луиза Батыр-Болгари, Фәрит Хатыйпов, Илһам Байтирәк, Зөфәр Хәйретдинов, Оскар Усманов, Ленур Зәйнуллин бар”, - диде Рәмис Аймәт.

“Ноталы китап чыгару бик җиңел эш түгел. Китапны дөньяга чыгару юнәлешендә профессиональ төркем эшләде. Ноталар төзүдә Риф Гатауллин, Илһам Байтирәкнең өлеше зур булды. Басманың мөхәррире Венера Камалиева, рәссамы Миләүшә Вәҗиева да зур тырышлык куйды”, - диде шагыйрь.

“Син – минем җанымның яртысы” - авторның 50 яшьлек юбилеена бүләк буларак басылган.

“Әлеге китап нәшриятта берничә ел үзенең чиратын көтеп ятты. Көтү чорында да яңа җырлар язылды, басма тагын да тулыланды. Инде менә 50 яшьлек юбилей елыма басылып чыкты”, - диде шагыйрь.

“Син – минем җанымның яртасы” җыр китабы 1100 данә тираж белән басылып чыккан. Аны Татарстан китап нәшрияты кибетләреннән алырга булачак. Бәясен әлегә Рәмис Аймәт үзе дә белми.

14 октябрьдә “Пирамида” мәдәни-күңел ачу үзәгендә шагыйрь Рәмис Аймәтнең 50 яшьлек юбилей кичәсе була. Әлеге китап та шунда тәкъдим ителәчәк. Юбилей концерты 15 сәгатьтә башлана. Анда  20гә якын эстрада җырчысы катнашачак.

("Татар-информ")
Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
Баннер в футере
ООО "Сельхозснаб"
ООО "Сельхозснаб"
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Ассоциация "Семена Татарстана"
Ассоциация "Семена Татарстана"
Мебельная территория
Мебельная территория
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ООО «Пестречинка»
ООО «Пестречинка»
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Финпром
Финпром
ООО «ДаМилк-Агро»
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Вот такие окна"
Компания "Вот такие окна"
Компания "Сабинские окна"
Компания "Сабинские окна"