Баннер в шапке
МЕНЮ
РАДИО ЕШЛЫКЛАРЫ
Азнакай
107,1 FM
Аксубай
104,3 FM
Актаныш
103,1 FM
Апас
104,4 FM
Әбсәләм
105,3 FM
Әлмәт
92,9 FM
Базарлы матак
107,1 FM
Балык бистәсе
104,9 FM
Баулы
107,5 FM
Биләр
101,7 FM
Болгар
106,0 FM
Бөгелмә
101,7 FM
Буа
100,3 FM
Зәй
106,6 FM
Кадыбаш
105,2 FM
Казан
91,5 FM
Кайбыч
106,1 FM
Кама тамагы
71,51 FM
Кукмара
107,9 FM
Лениногорский
102,1 FM
Мамадыш
106,2 FM
Минзәлә
107,3 FM
Мөслим
100,0 FM
Нурлат
104,7 FM
Олы Әтнә
71,42 FM
Сарман
107,8 FM
Теләче
106,1 FM
Түбән Кама
102,6 FM
Чирмешән
107,7 FM
Чистай
103,0 FM
Чүпрәле
91,0 FM
Шәмәрдән
102,3 FM
Яңа чишмә
107,0 FM
Яр Чаллы
105,5 FM
ЭФИРДА
Эфирны тыңлау
Эфирны карау

Ринат Закиров: Татар конгрессының VI съезды Татарстан Президенты вазифасын саклауны хуплый

Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды делегатлары Татарстан Дәүләт Советының федераль хакимияткә Татарстан Президенты вазифасын саклау турындагы мөрәҗәгатен хуплады. Бу хакта бүген пленар утырышның беренче өлеше тәмамлангач, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына белдерде.

"Бөтендөнья татар конгрессы оешуга 25 ел тулу сәбәпле, Башкарма комитетның соңгы биш елда гына түгел, ә узган 25 елда башкарылган эшләренә хисап тотабыз. Дөнья буенча сибелеп яшәүче татарларны төрле мәсьәләләр борчый. Бигрәк тә туган телне саклау мәсьәләсе кискен күтәрелә. Бу һәр доклад, чыгышларда чагылыш таба. Татарстанны тарихи Ватаны буларак күргән татарлар съездда тагын бер мәсьәләдә уртак фикер белдерде. Бу - Россиядә Татарстан Президенты вазифасын саклау турында. Татарларны Татарстанның киләчәге борчый: киләчәктә нинди юлдан барырбыз? Алга таба да милләтебез бары тик үсештә булсын өчен, Татарстан Президенты вазифасын саклауның әһәмиятен кайнар хуплый", - дип сөйләде Ринат Закиров.

Мәгълүм булганча, 2-6 августта уздырыла торган съездның нәтиҗәләре буенча резолюция кабул ителәчәк. Анда татарларны борчыган һәм чишелеш таләп иткән төп мәсьәләләр урын ала. Резолюциянең проектында шулай ук "Татарстан Президенты вазифасы бөтен татар халкының милли мәнфәгатьләрен үз эченә алган һәм республикада югары дәүләт хакимиятен оештыруның уңай формасы булуын күрсәтте", - дип билгеләп үтелгән.

"Делегатлар чыгышларда Татарстан белән Россия хакимиятләре арасында вәкаләтләрне бүлешү турындагы Шартнамәнең киләчәге борчу уятуын да ассызыклады. Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең бу уңайдан әйткән фикерләре белән килеште. "Вәкаләтләр бүлешү турындагы Шартнамә үзенең ролен үтәде", - дип белдерде Минтимер Шәймиев үзенең чыгышында. Килешүле мөнәсәбәтләр кору этабы үз ролен үтәде. Катлаулы 90нчы елларда, 2000нче елларда Шартнамә беренче чиратта республиканың хокук мәсьәләләрен хәл итте. Бүген без күрәбез - Татарстан сайлаган үзенчәлекле үсеш юлы Россия үсешенә дә тәэсир итте. Үсешкә хезмәт иткән казанышны болай гына юк итәргә ярамый. Киләчәктә безгә татар халкының милли-мәдәни үзбилгеләнүен саклау мәсьәләсе тирәсендә берләшү мөһим. Татар халкының язмышы шундый: ул дөнья, Россия буенча сибелеп яши. Безгә аларның һәрберсенә барып җитәргә, аларның милли-рухи ихтыяҗларын кәнагатьләндерергә кирәк. Россия Президенты күпмилләтле илебездә татарларның милли ихтыяҗларын кәнагәтьләндерү Росси Хөкүмәтенең дә, Татарстанныкы да дип әйткән иде. Мондый теләктәшлек уңышлы эшчәнлеккә этәргеч бирә. Бүгенге съезд да безнең дөрес юлда булуыбызны күрсәтте. Без Татарстан Президенты белән бергә,
Татарстанда тотрыклы үсешне саклау өчен безне алда бик күп эшләр көтә", - диде Ринат Закиров.

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
Баннер в футере
ООО "Сельхозснаб"
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КАН АВТО
КОЛЬЦО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ТАНК
ЦДМ
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
Компания "Сабинские окна"