Римма Ибраһимова Филармония янындагы скверда үз агачын утыртты
2 октября 2019
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Габдулла Тукай исемендәге филармония янындагы скверда Татарстанның халык артисты Римма Ибраһимова үз агачын утыртты. Әлеге традиция мәшһүр шәхесләрнең исемнәрен мәңгеләштерү максатыннан барлыкка килгән. Бу хакта Габдулла Тукай исемендәге филармония матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бүген паркта күренекле сәнгать осталары үзләре утырткан һәм бакыйлыкка күчкән мәшһүр шәхесләр истәлегенә атап утыртылган 18 агач үсә. Алар арасында Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Флюра Сөләйманова, Рамил Курамшин, Хәмдүнә Тимергалиева һәм башкалар бар.
“Барыгызга да рәхмәт! “Гомерләр үтә икән ул”, - дип җырлар вакыт килеп җитте. Анысы да җырлансын. Әлеге паркта очрашып, утырткан чыршыларыбызга хозурланып йөрергә язсын”, - ди Римма Ибраһимова.
Татарстанның халык артистлары Айдар Файзрахманов, Фердинант Сәләхов, Газинур Фарукшин, Кирам Сатиев, Әлфия Авзалованың кызы Зөлфия Нигъмәтҗанова һәм башкалар Римма Ибраһимовага агач утыртырга булышты.
“Өч әйбер үзгәрми: чыршы, Америка доллары гел яшел һәм Римма Ибраһимова гел яшь булып кала. Кырык ел элек филармониябездә эшли башлаган идек. Ә ул һаман шундый ук", - диде Кирам Сатиев уены-чыны белән.
("Татар-информ")

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)