МЕНЮ
РАДИО ЕШЛЫКЛАРЫ
Азнакай
107,1 FM
Аксубай
104,3 FM
Актаныш
103,1 FM
Апас
104,4 FM
Әбсәләм
105,3 FM
Әлмәт
92,9 FM
Базарлы матак
107,1 FM
Балык бистәсе
104,9 FM
Баулы
107,5 FM
Биләр
101,7 FM
Болгар
106,0 FM
Бөгелмә
101,7 FM
Буа
100,3 FM
Зәй
106,6 FM
Кадыбаш
105,2 FM
Казан
91,5 FM
Кайбыч
106,1 FM
Кама тамагы
71,51 FM
Кукмара
107,9 FM
Лениногорский
102,1 FM
Мамадыш
106,2 FM
Минзәлә
107,3 FM
Мөслим
100,0 FM
Нурлат
104,7 FM
Олы Әтнә
71,42 FM
Сарман
107,8 FM
Теләче
106,1 FM
Түбән Кама
102,6 FM
Чирмешән
107,7 FM
Чистай
103,0 FM
Чүпрәле
91,0 FM
Шәмәрдән
102,3 FM
Яңа чишмә
107,0 FM
Яр Чаллы
105,5 FM
ЭФИРДА
Эфирны тыңлау

Рим Папасы белән очрашкан Аида Гарифуллинаны Беренче каналның “Кичке Ургант” тапшыруына чакырганнар

24 декабря 2020 ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Казанда туып үскән опера җырчысы Аида Гарифуллина Беренче каналның “Кичке Ургант” тапшыруында катнашты.

Танылган якташыбызны күрүенә эчкерсез шат булуы Иван Ургантның йөзенә үк чыккан иде.

— Мине иң гаҗәпләндергәне – син әле кичә генә Италиядән кайттың! Мондый сүзләрне бер ел әйткәнем юк иде инде! Италия ничек анда? – дип кызыксынды Ургант.

Җырчы бу илдән бик вакытлы китүе, чөнки бүгеннән коронавирус аркасында янә карантинга ябылуы, анда эш буенча баруы турында сөйләде.

— Италиядә минем искиткеч матур ике концертым булды. Тик, кызганыч, анда бөтен җирдә буш заллар – тамашачы юк. Раштуа концертлары иде бу, дип билгеләп үтте студия кунагы.

Иван Ургантны буш зал алдында чыгыш ясаганда опера җырчысының нинди хисләр кичерүе кызыксындырды. Аида исә сәхнәгә чыкканчы барыбер бик нык дулкынлануын яшермәде.

— Иртәнге 4тә, 5тә, 6да уяндым. Хәтерем сынатмасын тагы, дип, концертны кабатладым, репетиция ясадым… Әмма хәтер – гаҗәеп әйбер…. Хәтта француз телендәге партияләр дә онытылмый. Гәрчә бу телдә сөйләшмәсәм дә. 300-400 битле партияләрне ятлыйм. Аларны өч атна өйрәнәм. Ничек шулай килеп чыгуын үзем дә белмим”, – диде Аида Гарифуллина.

Иван Ургант Россиянең атказанган артистыннан Рим Папасы белән очрашуы турында тәфсилләбрәк сөйләп үтүен дә сорады.

— Мин битлек кигән идем. Аңа да мендәрчеккә салып битлек китерделәр, әмма ул аны киюдән баш тартты. Җәһәт кенә очрашу булды бу. Шунысы кызык: Ватикан залындагы барча кеше кроссовка, туннардан иде. Өс киемен салмаганнар. Бары тик мин генә костюмнан идем, – дип елмайды җырчы.

Рим Папасы хәйрия концертында катнашуы өчен Аидага рәхмәт белдергән. Концертта җыелган акчаның Африка мәктәпләренә җибәреләчәген әйткән икән. Тапшыру ахырында танылган якташыбыз нәни кызчыгына бишек җырлары көйләве турында сөйләп үтте. Тик гадәти бишек җырларын түгел, ә Диснейныкын, диде ул.

Тапшыру ахырында Аида Гарифуллина Раштуа җырын сузды.

МАТБУГАТ
Башка яңалыклар
Загрузка
Баннер в футере
ООО "Сельхозснаб"
ООО "Сельхозснаб"
Агро-Простор
Агро-Простор
АГРО-РОСТ
АГРО-РОСТ
АО СЕТЕВАЯ КОМПАНИЯ
АО СЕТЕВАЯ КОМПАНИЯ
АРСКИЕ УСАДЬБЫ - СЕТЬ БАНКЕТНЫХ ЗАЛОВ
АРСКИЕ УСАДЬБЫ - СЕТЬ БАНКЕТНЫХ ЗАЛОВ
Дамилк Агро
Дамилк Агро
ИП Набиуллин И.Х.
ИП Набиуллин И.Х.
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ПАО "Таттелеком"
ПАО "Таттелеком"
Производственная компания «Агромастер»
Производственная компания «Агромастер»
РАДУЙ
РАДУЙ
РМЗ- Кузембетьево
РМЗ- Кузембетьево
Санаторий "Бакирово"
Санаторий "Бакирово"
СМУ-88
СМУ-88
СОЛИДКОРМ
СОЛИДКОРМ
ТАМЛЕТТО
ТАМЛЕТТО
Теплица
Теплица
ТЦ ПОРТ
ТЦ ПОРТ
ФК РУБИН
ФК РУБИН
ЭНЕРГОБАНК
ЭНЕРГОБАНК