Республика көнендә нинди чаралар узачак?
Шулай ук район башлыклары, мәдәният минстрлыгы һәм башка ведомство вәкилләренә махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм СВО ветераннарына аерым игътибар бирергә кирәк диде.
Республика көнендә Россия Герое Рөстәм Сәйфуллин катнашачагы билгеле. Ул ике ел элек хәрби операциядә күрсәткән батырлыгы өчен алтын йолдыз медале белән бүләкләнгән иде.
Бәйрәм көненең иң көтеп алынган вакыйгаларының берсе - башкаладагы яңа Елмай балалар паркын ачу. Биредә төрле мастер-класслар һәм нәниләр өчен төрле күргәзмәләр эшләр дип көтелә.
Паркның ачылыш тантанасында Республика Рәисе катнашырга җыена. Әлеге ял итү урыны шәһәр халкы өчен зур бүләк булачак диләр.
Көндезге сәгать 11дә Камал театры каршында Республика көненең иң халыкчан бәйрәме - "Уйнагыз, гармуннар" фестивале башлана. Быел ул Татарстан һәм башка төбәкләрдән иң танылган меңләгән гармунчыны җыя. Артситлар Камал театрыннан алып Бауман ураы аша Казан Кремленә кадәр гармун көйләре яңгыратып узачак.
Республика көнендә Казан гаилә үзәге тирәсе дә гөрләп торачак. Биредә Татарстанның төрле районнарыннан җыелган 45 пар гаилә корырга җыена. Көндезге сәгать 1дә шушында ук мотофестиваль башланып китә. Иң колачлы чараларны һәм бәйрәм концертын безнең канал турыдан-туры трансляциядә күрсәтәчәк. Мондагы сәхнәдә җырчы Дима Билан һәм Братья гримм рок төркеме чыгышлары көтелә. Шушы ук урыннан кичке сәгать 10да бәйрәм салютын карарга мөмкин. Ул Республика көне чараларына күркәм нокта куяр дип көтелә.
Источник: https://tnv.ru/tat/news/tatarstan/410475-respublika-k-nend-nindi-charalar-uzachak/
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)
Этот сайт использует cookie-файлы, в том числе собираемые системами аналитики «Яндекс.Метрика» и LiveInternet - для сбора и хранения данных в целях улучшения работы сайта и анализа трафика. Подробнее - в Политике cookie и Политике обработки персональных данных.
Настройка cookie
Нужны для работы сайта, безопасности, оформления заказа и сохранения выбранных настроек cookie. Эти файлы нельзя отключить.
Помогают запоминать выбранные настройки сайта: язык, регион, параметры интерфейса и другие удобные функции.
Помогает понимать, как посетители используют сайт, какие страницы открывают и как можно улучшить работу сайта.
Яндекс.Метрика и LiveInternet запускаются только после включения статистики или выбора «Принять все».
Используется для рекламных пикселей, ретаргетинга, оценки эффективности рекламы и персонализации предложений.
