Рамазан аенда онкология диспансерында гыйбадәт бүлмәләре ачылачак
23 марта 2018
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Кичә, 22 мартта, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең дәгъват юнәлеше вәкилләре Республика клиник онкология диспансерында булдылар. Дәгъват юнәлеше җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров клиниканың баш табибы урынбасары Владимир Жаворонков белән очрашты. Бу хакта Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Очрашуда сүз яман шеш авырулары белән хастаханәдә дәваланучылар өчен гыйбадәт бүлмәләрен ачу турында барды. Алар мөселманнарга хастаханә шартларында намаз уку мөмкинлеген тудыру өчен башланган проектның гамәлгә ашырылуы хакында фикерләштеләр. Онкология диспансерында гыйбадәт бүлмәләрен ачу Рамазан аена планлаштырылды.
Шундый ук намаз бүлмәләре Республика клиник хастаханәсендә, Республика балалар клиник хастаханәсендә, Казанның 7нче шәһәр хастаханәсендә, Регионара клиник-диагностика үзәгендә булдырылды. Алар мисалында гыйбадәт бүлмәләренең кирәклеге һәм ихтыяҗга лаек булуы раслана.
http://tatar-inform.tatar/news/2018/03/23/160499/

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Ассоциация "Семена Татарстана"
Мебельная территория
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ООО «Пестречинка»
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Финпром
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Вот такие окна"
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)