Рафис Корбан сабыйлар өчен язучы шагыйрьләр арасында үзен беренче дип атады
14 Марта 2019
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Рафис Корбан әйтүенчә, балалар шагыйрьләре күп, ләкин сабый яшьтәге балалар өчен язучылар аз. “Балалар өчен утызлап шагыйрь яза. Әмма мәктәпкәчә яшьтәге балаларга язучылар аз. Алар арасында үземне беренче дип саныйм”, - диде шагыйрь. Бу хакта ул "Татар-информ"да узган матбугат конференциясендә әйтте.
Балалар шагыйре Рафис Корбан фикеренчә, ике яшьлек сабыйга үз туган телендә шигырьләр укырга кирәк. “Баланың теле ачылган вакытта аның үз туган телендә күз алдында булган предметларга багышлап язылган шигырьләр укылса, әйләнә-тирә белән танышуы җиңелрәк барыр. Сабыйларга балалар язучылары әсәрләрен укырга кирәк”, - диде язучы.
Рафис Корбан мәктәпләрдә туган телне укыту мәсьәләсенә дә тукталды. “Туган телне саклап калу, аны мәктәпләрдә укыту мәсьәләсе бик кискен килеп басты. Балаларыбызга атнасына 1-2 сәгать туган тел дәресе керә. Бу бик аз вакыт. Мәктәп балалары татар әдәбиятын, безнең классиканы белеп үсәргә тиеш. Мәктәпләрдә язучылар белән очрашулар да тиешле дәрәҗәдә түгел”, - диде ул.
("Татар-информ")

Башка яңалыклар
Шәрехләмә
0
Шәрехләмә калдыру
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
Хит-парад
Ошаган җыр өчен "Болгар радиосы"ның ВКонтакте рәсми төркемендә тавыш бирә аласыз
1

Яңа кәтүк түти
0
Виталий Агапов
№ 520 7112 тавыш
2

Урсал тауда
0
Арслана
№ 521 6204 тавыш
3

Татарстан
0
Анастасия Макарова
№ 524 6089 тавыш
4

Шәптән түгел
0
Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновлар
№ 526 328 тавыш
5

Гөрләвекле балачак
0
Лилия Муллагалиева
№ 529 309 тавыш
6

Нинди рәхәт бит ул безнең өебез
0
Алсу һәм Азат Фазлыевлар
№ 527 230 тавыш
7

Син кайларда, җаным
0
Айдар Тимербаев
№ 525 219 тавыш
8

Беренче мәхәббәт
0
Радик Миңнебаев
№ 523 207 тавыш
9

Ышанам
0
Рамилә һәм Рамил Хәйретдиновлар
№ 528 195 тавыш
10

Чиялектә
0
Винарис Илъегет
№ 522 186 тавыш
Тавыш бирү өчен сылтама: ХИТ-ПАРАД
Шулай ук "Кайнар хит" тапшыруын шимбә иртәнге 10.00-11.00 "Татарстан-Яңа Гасыр" каналында карагыз