Баннер в шапке
МЕНЮ
РАДИО ЕШЛЫКЛАРЫ
Азнакай
107,1 FM
Аксубай
104,3 FM
Актаныш
103,1 FM
Апас
104,4 FM
Әбсәләм
105,3 FM
Әлмәт
92,9 FM
Базарлы матак
107,1 FM
Балык бистәсе
104,9 FM
Баулы
107,5 FM
Биләр
101,7 FM
Болгар
106,0 FM
Бөгелмә
101,7 FM
Буа
100,3 FM
Зәй
106,6 FM
Кадыбаш
105,2 FM
Казан
91,5 FM
Кайбыч
106,1 FM
Кама тамагы
71,51 FM
Кукмара
107,9 FM
Лениногорский
102,1 FM
Мамадыш
106,2 FM
Минзәлә
107,3 FM
Мөслим
100,0 FM
Нурлат
104,7 FM
Олы Әтнә
71,42 FM
Сарман
107,8 FM
Теләче
106,1 FM
Түбән Кама
102,6 FM
Чирмешән
107,7 FM
Чистай
103,0 FM
Чүпрәле
91,0 FM
Шәмәрдән
102,3 FM
Яңа чишмә
107,0 FM
Яр Чаллы
105,5 FM
ЭФИРДА
Эфирны тыңлау
Эфирны карау

Рөстәм Нәбиев Путин белән сөйләшкән. Президент аңа нәрсә эшләмәскә кушкан?

Русия Президенты Владимир Путин Омскида казарма җимерелгән вакытта аяксыз калган Чакмагыш егете Рөстәм Нәбиевны парашют белән сикермәскә чакырды.

 Бу хакта ил лидеры блогерга инвалидларның иҗтимагый оешмалары вәкилләре белән онлайн-очрашу вакытында әйтте. Нәбиев хатыны Индира һәм ике кызы белән туры эфирга чыкты һәм үзенең казанышлары белән уртаклашты, шул исәптән Эльбрус тавына экстремаль күтәрелеш һәм парашют белән сикерү турында да сөйләде.

 - Парашют белән сикерергә кирәкме? - дип сорады Путин. - Рөстәм, җитәр инде, сикермә. Әнә нинди кызларың үсеп килә, шундый татлы кызлар. Кызларың белән яхшырак шөгыльлән. Гади эш түгел ул парашют белән сикерү. Беләсеңдер. Ярар, ярар. Мин сезне чикләргә теләмим.

 Рөстәм Нәбиев Президентка парашют белән сикерү - «экстримның бер төре», дип җавап бирде. Шулай итеп, ул тормыштан "ләззәт ала һәм аның кебек кешеләрнең "мөмкинлекләре чикле кешеләр түгел" икәнлеген раслый.

 Эльбруска күтәрелгәч, Рөстәм Нәбиевта мондый сәфәрләргә йөрүчеләргә махсус төшерү төркеме бүлеп бирү идеясе туа. Блогер Владимир Путинга нигездә социаль челтәрдә акча эшләве турында сөйләде, анда 900 меңгә якын язылучысы бар. Аның максаты - аудиторияне бер миллионга кадәр арттыру. Нәбиев фикеренчә, мондый кадрлар мөмкин кадәр ешрак һәм күбрәк кеше өчен трансляцияләнергә тиеш, шуңа күрә мондый проектларны төшерү бригадасы аның өчен дә, аның фикердәшләре өчен дә зур ярдәм булыр иде.

«Бүген БМО канаты астында үткәрелә торган Халыкара инвалидлар көне һәм без, сәламәтлекләре чикле гражданнарны борчыган проблемалар, безгә хәл итәргә кирәк булган мәсьәләләр турында фикер алышу өчен сезнең белән очрашабыз. Хөкүмәттәге, Русия Федерациясе төбәкләрендәге коллегалар да бу эштә турыдан-туры катнашырлар дип ышанам. Һәрхәлдә, төбәкләрдә безне ишетерләр дип өметләнәм — бүген без сөйләшкән барлык сүзләрне дә ишетсеннәр иде, чөнки эшнең күп өлеше нәкъ менә төбәкләр дәрәҗәсендә», - диде үзенең чыгышында ил Президенты.
Башка яңалыклар
Шәрехләмә 0
Шәрехләмә калдыру
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
Баннер в футере
ООО "Сельхозснаб"
ООО "Сельхозснаб"
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Ассоциация "Семена Татарстана"
Ассоциация "Семена Татарстана"
Мебельная территория
Мебельная территория
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ООО «Пестречинка»
ООО «Пестречинка»
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Финпром
Финпром
ООО «ДаМилк-Агро»
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Вот такие окна"
Компания "Вот такие окна"
Компания "Сабинские окна"
Компания "Сабинские окна"