Рөстәм Нәбиев казарма ишелгәндә һәлак булган егетләрнең әниләренең аңа янаганнары турында сөйләде
13 июля 2023
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Бүген, 12 июльдә, Омск шәһәрендә казарма ишелгәнгә 8 ел булды. Бу куркыныч фаҗига 24 хәрби егетнең гомерен өзде. Анда безнең милләттәшебез, параспортчы, блогер Рөстәм Нәбиев тә зур зыян күрде: аның ике аягын ампутацияләделәр. Бу хәлләр тарих битләренең тузаны белән капланса да, аның йөрәкләрдә калдырган тирән эзе беркайчан да югалмаячак. Рөстәм Нәбиев телеграм-каналында 8 ел элек булган хәлләрне искә төшерә.
«Мин исән калдым, ә 24 кеше – юк», - дип үзен бераз гаепле дә санаган Рөстәм. Блогер сөйләвенчә, һәлак булган хәрби егетләрнең әти-әниләре фаҗигадән соң аңа үлем теләгән. Әмма ул аларны гаепләми. «Аларның хәсрәте шундый зур, беркемгә дә мондый хисләрне кичерергә язмасын», - дип анлата Рөстәм.
«Мин ничә ел шушы авыртуны йөрәгемдә йөртәм. Минем өчен Аллаһ Тәгалә барысын да хәл иткән иде. Ләкин акылым белән моны аңласам да, күңелдә барыбер авыр», - дип уртаклашты Рөстәм. Моны сөйләгәндә ул күз яшьләрен тыя алмады.
Фото: t.me/rustamnabiev92
Источник: https://tnv.ru/tat/news/moguai/331722-r-st-m-n-biev-kazarma-ishelg-nd-lak-bulgan-egetl-rne-nil-rene-a-a-yanagannary-turynda-s-yl-de/
Башка яңалыклар
Шәрехләмә
0
Шәрехләмә калдыру
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Ассоциация "Семена Татарстана"
Мебельная территория
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ООО «Пестречинка»
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Финпром
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Вот такие окна"
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)