Баннер в шапке
МЕНЮ
РАДИО ЕШЛЫКЛАРЫ
Азнакай
107,1 FM
Аксубай
104,3 FM
Актаныш
103,1 FM
Апас
104,4 FM
Әбсәләм
105,3 FM
Әлмәт
92,9 FM
Базарлы матак
107,1 FM
Балык бистәсе
104,9 FM
Баулы
107,5 FM
Биләр
101,7 FM
Болгар
106,0 FM
Бөгелмә
101,7 FM
Буа
100,3 FM
Зәй
106,6 FM
Кадыбаш
105,2 FM
Казан
91,5 FM
Кайбыч
106,1 FM
Кама тамагы
71,51 FM
Кукмара
107,9 FM
Лениногорский
102,1 FM
Мамадыш
106,2 FM
Минзәлә
107,3 FM
Мөслим
100,0 FM
Нурлат
104,7 FM
Олы Әтнә
71,42 FM
Сарман
107,8 FM
Теләче
106,1 FM
Түбән Кама
102,6 FM
Чирмешән
107,7 FM
Чистай
103,0 FM
Чүпрәле
91,0 FM
Шәмәрдән
102,3 FM
Яңа чишмә
107,0 FM
Яр Чаллы
105,5 FM
ЭФИРДА
Эфирны тыңлау
Эфирны карау

Рөстәм Миңнехановның Татарстан Республикасы Конституциясе көне уңаеннан мөрәҗәгате

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның Татарстан Республикасы Конституциясе көне уңаеннан мөрәҗәгате. «Хөрмәтле татарстанлылар! Сезне Татарстан Республикасы Конституциясе көне уңаеннан ихлас йөрәктән тәбрик итәм! Үзгәрешләр чорында кабул ителгән Конституция республиканың күпмилләтле халкы ихтыяры, аның тотрыклылыкны саклауга һәм социаль-икътисадый үсешне ныгытуга омтылуының ачык гәүдәләнеше булды.   Төп закон гражданнарның лаеклы тормышын тәэмин итүне үз алларына максат итеп куйган дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарының нәтиҗәле эшчәнлеген оештырырга мөмкинлек бирде. 1992 елда кабул ителгән нормалар һәм нигезләмәләр татарстанлыларның традицион рухи-әхлакый хәзинәләргә һәм күркәм гаилә кыйммәтләренә тугрылыгын чагылдыра. Конституция безне берләштерде, төрле халыклар телләренең һәм мәдәниятләренең үсешенә, рухи яңарышка бәрәкәтле этәргеч бирде, иҗтимагый, милли-мәдәни һәм дини берләшмәләргә үзләренең эшчәнлек юнәлешен билгеләргә ярдәм итте. Уртак тырышлык белән без милләтләр һәм диннәр арасында татулыкны тагын да ныгытуга ирештек, гадел тигезлекне саклап, изге урыннарны, архитектура истәлекләрен һәм тарихи ядкәрләрне торгыздык. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы тарафыннан быел кабул ителгән үзгәрешләр Төп законның һәрчак заман рухына туры килүен раслый. Шул ук вакытта чыгышына, нинди расадан һәм милләттән булуына, торган урынына һәм башкаларга карамастан, кеше һәм гражданнар хокукларын һәм ирекләрен яклау өстенлеге үзгәрешсез кала. Татарстанлыларның тырыш хезмәте, икътисад өлкәсендәге уңышлары нәтиҗәсендә республикабыз алга баруын дәвам итә, барлык социаль йөкләмәләр үтәлә. Уңай үзгәрешләр ил җитәкчелегенең булышлыгыннан, дәүләтнең гражданнар турында кайгыртуыннан башка була алмас иде. Ватанны саклаучылар илебезнең азатлыгы, бәйсезлеге өчен көрәшкән бүгенге көннәрдә без якташларыбыз белән горурланабыз һәм Җиңүгә ышанабыз! Кадерле ватандашлар! Сезне Татарстан Республикасының дәүләт бәйрәме уңаеннан тагын бер кат котлыйм һәм саулык-сәламәтлек, киләчәккә якты өметләр, хезмәт казанышлары, иминлек телим» - диелә хәбәрдә.
Автор: Источник: https://tnv.ru/tat/news/policy/355142-r-st-m-mi-nekhanovny-tatarstan-respublikasy-konstitutsiyase-k-ne-u-aennan-m-r-gate/
Башка яңалыклар
Шәрехләмә 0
Шәрехләмә калдыру
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
Баннер в футере
ООО "Сельхозснаб"
ООО "Сельхозснаб"
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Ассоциация "Семена Татарстана"
Ассоциация "Семена Татарстана"
Мебельная территория
Мебельная территория
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ООО «Пестречинка»
ООО «Пестречинка»
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Финпром
Финпром
ООО «ДаМилк-Агро»
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Вот такие окна"
Компания "Вот такие окна"
Компания "Сабинские окна"
Компания "Сабинские окна"