Рөстәм Миңнеханов Зәңгәр күлләр территориясен төзекләндерү белән танышты
21 июня 2024
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Кичә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның «Зәңгәр күлләр» махсус сакланылучы табигать территориясен үстерү концепциясен тормышка ашыру белән шөгыльләнүче ведомствоара команда белән эшлекле очрашуы уздырган. Бу хакта Рәис матбугат хезмәте хәбәр итә.
Республика Рәисе Рөстәм Нургали улы су коену өчен яңа урыннарны караган. Суга чуму урыннары - Казансу елгасына күлләр кушылган урыннарда суга керү һәм чуму өчен җиһазландырылган һәм куркынычсыз урыннар. Алар суның үзлекләрен югалтмыйча, альтернатив су коену урыны булып киткәннәр. Мәсәлән, ял итүчеләрнең су коену мөмкинлеге калган, шул ук вакытта күлләрдән су шунда ук Казансуга китә, ә күлләр төбе һәм ләмнәре зыян күрми, Зәңгәр күлләр экосистемасы бозылмый. Барлыгы биш зона төзелгән: икесе Кечкенә Зәңгәр күлдә, берсе Агып чыгучы күлдә һәм икесе Зур Зәңгәр күлдә.
Зур Зәңгәр күл зонасында Рөстәм Миңнеханов Казансу елгасына таба җиһазландырылган төшү юлында була. Биредә елгада актив ял итү өчен көймәләр, байдаркалар һәм сапбордлар прокаты нокталары булган көймә станциясе ачылган. ТР Рәисенә, Зур Зәңгәр күл территориясен төзекләндергәннән соң туристлар саны шактый артты, дип хәбәр иттеләр. Шуңа күрә киләчәктә Казан Кремле үрнәгендә туроператорларны аккредитацияләүне башлау планлаштырыла.
Фото һәм чыганак: rais.tatarstan.ru
Источник: https://tnv.ru/tat/news/moguai/398167-r-st-m-mi-nekhanov-z-g-r-k-ll-r-territoriyasen-t-zekl-nder-bel...

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)