Рөстәм Миңнеханов ТНВ каналының яңа виртуаль студиясен карады
8 октября 2024
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Бүген ТНВ телеканалы Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка яңа виртуаль һәм өстәмә чынбарлык студиясен тәкъдир итте. Яңа тапшыруларның бизәлеше, эчтәлеге һәм техник мөмкинлекләре экранда күрсәтелеп барды. Рөстәм Нургали улына виртуаль студияне ТНВ генераль директоры Илшат Әминев күрсәтте.
Исегезгә төшерәбез, безнең телеканал төбәк телеканаллары арасында беренчеләрдән булып үз виртуаль студиясен булдырды.
Мәйданы 45 квадрат метр, ләкин аның техник мөмкинлекләре чиксез. Махсус җиһазлар ярдәмендә дөньяның теләсә кайсы ноктасына эләгергә мөмкин. Студия төрле киңлекләрдә генә түгел, вакыт эчендә дә сәяхәт итәргә мөмкинлек бирә.
Студия дистанцион рәвештә идарә итеп булган өч видеокамера белән җиһазландырылган. Аларны компьютер үзе исәпләп чыгара. Бер оператор берьюлы өч камера-робот белән идарә итә ала, моны гадәти студиядә эшләп булмый. Янәшәдә режиссерлар һәм дизайнерлар эшли торган аппарат бүлмәсе.
Бу зур декорацияләрдән дә баш тарту мөмкинлеге. Хәзер күп проектларда иҗат өчен мөмкинлекләр күбрәк. Виртуаль чынбарлыкка акрынлап күп кенә программаларны күчерергә планлаштыралар. Әмма инде хәзер үк әйтеп була - ТНВда Digital чоры башланды.
Шулай ук очрашу кысаларында яңа мультимедиа комплексын төзү перспективалары турында фикер алыштылар. Тулырак "Татарстан хәбәрләре" чыгарылышын карап белә аласыз.
Фото: Никита Никитин, ТНВ
Источник: https://tnv.ru/tat/news/announcement/420367-r-st-m-mi-nekhanov-tnv-kanalyny-ya-a-virtual-studiyasen-...

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)