Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котлады
«Хөрмәтле татарстанлылар, кадерле дуслар! Сезне һәркемнең күңеленә якын һәм газиз бәйрәм – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан ихластан тәбрик итәм.
2024 ел Россия Федерациясе Президенты В.В. Путин тарафыннан Гаилә елы дип игълан ителде. Нык һәм татугаиләләр илебезнең үсеш-алгарышына бәрәкәтле җирлек булып тора. Илкүләм лидерыбыз билгеләп үткәнчә, гаилә дәүләт һәм җәмгыятьнең нигезе булудан тыш, һичкайчан әһәмиятен җуймас рухи-әхлакый хәзинәбез дә ул.
Татарстан Республикасы буыннан буынга, олыдан кечегә зур ихтирам һәм мәхәббәт белән тапшырыла килгән тотрыклы гаилә традицияләре белән дан тота. Нәкъ менә гаиләдә туган җирне ярату һәм ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләнә, милли үзаңны, мәдәниятне, гореф-гадәтләрне һәм йолаларны саклау да гаиләдән башлана.
Без гаилә институтына һәръяклы ярдәм күрсәтәбез. Республикада гаиләләрнең тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлтелгән дәүләт программалары гамәлгә ашырыла. Аналарны һәм балаларны яклау, яшь гаиләләргә булышлык итү иң өстенлекле бурычларның берсе булып тора.
Татарстанда күпбалалы гаиләләрнең саны арту гаять сөенечле күренеш, аларга һәрчак дәүләт тарафыннан ярдәм күрсәтеләчәк. Үз балалары янына ата-ана назыннан мәхрүм калган ятимнәрне сыендырган – тәрбиягә бала алган олы йөрәкле парларга аерым рәхмәт сүзләре белдерәм.
Махсус хәрби операциядә илебезнең куркынычсызлыгын һәм киләчәген батырларча саклаучы ир-егетләребезнең гаиләләре аерым игътибар үзәгендә. Алар – безнең хәрбиләребезнең рухи көч чыганагы, ышанычлы терәге һәм таянычы.
Кадерле татарстанлылар! Әлеге бәйрәм көнендә сезгә бәхет, шатлык һәм уңышлар телим. Гаиләләрегездә һәрчак мәхәббәт, татулык һәм иминлек хакимлек итсен!».
Источник: https://tnv.ru/tat/news/moguai/401095-r-st-m-mi-nekhanov-tatarstanlylarny-gil-m-kh-bb-t-m-tugrylyk-k...
Фото һәм чыганак: rais.tatarstan.ru
Источник: https://tnv.ru/tat/news/moguai/401095-r-st-m-mi-nekhanov-tatarstanlylarny-gil-m-kh-bb-t-m-tugrylyk-k...
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)
Этот сайт использует cookie-файлы, в том числе собираемые системами аналитики «Яндекс.Метрика» и LiveInternet - для сбора и хранения данных в целях улучшения работы сайта и анализа трафика. Подробнее - в Политике cookie и Политике обработки персональных данных.
Настройка cookie
Нужны для работы сайта, безопасности, оформления заказа и сохранения выбранных настроек cookie. Эти файлы нельзя отключить.
Помогают запоминать выбранные настройки сайта: язык, регион, параметры интерфейса и другие удобные функции.
Помогает понимать, как посетители используют сайт, какие страницы открывают и как можно улучшить работу сайта.
Яндекс.Метрика и LiveInternet запускаются только после включения статистики или выбора «Принять все».
Используется для рекламных пикселей, ретаргетинга, оценки эффективности рекламы и персонализации предложений.
