Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Белем көне белән тәбрик итте
"Барлык укучыларны, урта һәм югары уку йортлары студентларын, педагогик җәмәгатьчелек вәкилләрен – укытучылар һәм тәрбиячеләрне, тренерларны, Татарстан мәгариф системасы хезмәткәрләрен, ветераннарын күтәренке һәм якты рухлы бәйрәм – Белем көне уңаеннан ихлас котлыйм.
Төрле тарихи чорларда, данлыклы җиңүләр яуланган яисә авыр сынаулар кичергән вакытларда яңа уку елы башланган көнне – 1 сентябрьне без һәрчак гомумдәүләт дәрәҗәсендәге зур вакыйга, буыннар арасындагы ныклы бәйләнеш, күпмилләтле халкыбызның мәгърифәткә һәм яңадан-яңа фәнни ачышларга булган көчле омтылышының чагылышы буларак кабул итәбез.
Барлык милләт һәм дин вәкилләренә, олысына-кечесенә бердәй якын һәм аңлаешлы булганлыктан, Белем көне Россиядәге сыман тантаналы һәм киң колачлы итеп дөньяның бер генә илендә дә бәйрәм ителмидер, мөгаен. Әмма шулай да, иң әүвәл бу – дулкынланып тәүге кат мәктәп бусагасын атлап кергән, якты хатирә булып күңелләрендә гомергә сакланачак беренче укытучылары белән очрашкан-танышкан беренче сыйныф укучыларының бәйрәме. Бөек илебезнең киләчәге турыдан-туры яшь буынның ни дәрәҗәдә белемле, мәдәниятле, ирекле, җаваплы һәм нык фикерле булып үсүенә бәйләнгән.
Һәрбер җәмгыятьнең үсеше нигезен сыйфатлы, конкурентлыкка сәләтле, матди-техник базасы тотрыклы булган мәгариф тәшкил итә. Хәзерге замандагы сәяси вазгыять, читтән бер туктаусыз илебезгә, шул исәптән мәгарифкә һәм фән өлкәсенә ясалган басым, уртак тырышлык куюны, үз мөмкинлекләребез һәм традицияләребезгә таянуны таләп итә. «Мәгариф» илкүләм проектын, хәзерге заман мәктәбен камилләштерүне һәм цифрлы нигезгә корылган белем бирү программасын уңышлы гамәлгә ашыру, фәнне югары технологияле, чит илләрнекен алмаштыра алырдай продукция җитештерүгә юнәлтү безгә күркәм нәтиҗәләргә ирешү өчен юллар ачар дип ышанам. Татарстанда Цифрлаштыру елында уздырыла торган чаралар моңа зур этәргеч бирергә тиеш.
Татарстан педагогларына, югары уку йортлары мөгаллимнәренә, профессорларга, мәгариф өлкәсендә эшләүче һәркемгә олы рәхмәтемне белдереп, республика җитәкчелеге җәмгыятебез өчен гаять мөһим хезмәтегездә киләчәктә дә барлык кирәкле шартларны тудырачак дип ышандырасым килә. Сез яшьләребез күңеленә сеңдерә, тәрбияли килгән Ватанга мәхәббәт, туган телгә хөрмәт кебек рухи хәзинәләр, тырышлык, намус белән эшләү, гыйлемгә омтылу кебек сыйфатлар, файдалы гамәли күнекмәләр әһәмиятен һичкайчан җуймый.
Сезгә, кадерле дуслар, чын йөрәктән яшәү дәрте, иминлек, сәламәтлек, белем бирү, фән өлкәсендә яңа казанышларга ирешүегезне телим! Белем көне мөбарәк булсын!", - диелә мөрәҗәгатьтә.
Фото: president.tatarstan.ru
tnv.ru
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)
Этот сайт использует cookie-файлы, в том числе собираемые системами аналитики «Яндекс.Метрика» и LiveInternet - для сбора и хранения данных в целях улучшения работы сайта и анализа трафика. Подробнее - в Политике cookie и Политике обработки персональных данных.
Настройка cookie
Нужны для работы сайта, безопасности, оформления заказа и сохранения выбранных настроек cookie. Эти файлы нельзя отключить.
Помогают запоминать выбранные настройки сайта: язык, регион, параметры интерфейса и другие удобные функции.
Помогает понимать, как посетители используют сайт, какие страницы открывают и как можно улучшить работу сайта.
Яндекс.Метрика и LiveInternet запускаются только после включения статистики или выбора «Принять все».
Используется для рекламных пикселей, ретаргетинга, оценки эффективности рекламы и персонализации предложений.
