Рөстәм Миңнеханов: Республикада барлык үзгәрешләрне дә хәл итәргә мөмкинлек бирерлек ныклы база булдырылган
5 марта 2022
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Илебезгә салынган санкцияләр Татарстан предприятиеләрендә йогынты ясаячак. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә республикада барлык үзгәрешләрне дә хәл итәргә мөмкинлек бирерлек ныклы база булдырылган хәбәр итте.
Ул билгеләп үткәнчә, федераль дәрәҗәдә оператив штаб режимында санкцияләр шартларында Россия икътисады үсешенең тотрыклылыгын арттыру буенча Хөкүмәт комиссиясе эшли. Штабны Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин җитәкли.
«Ил Хөкүмәте санкцияләр нәтиҗәләрен йомшарту буенча карарлар әзерләү турында белдерде һәм аларның кайберләрен тәкъдим итте инде. Бу кече һәм урта эшкуарларны тикшерүгә мораторий, ташламалы кредит бирү программасын саклап калуга өстәмә акча бүлеп бирү, амнистиянең яңа этапларын эшләтеп җибәрү, аграрийларга акча бүлеп бирү, салымнар түләү срокларын озайту, ИТ-тармакта эшләүче компанияләргә ярдәм итү буенча чаралар пакеты», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Республикасы Президенты хәбәр иткәнчә, республика дәрәҗәсендә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин җитәкчелегендәге икътисадның тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча оператив штаб формалаштырылган һәм эшли башлаган. Предприятиеләргә ярдәм итү һәм халыкны беренче чиратта кирәкле товарлар белән тәэмин итү планы кертелгән.
«Хәзер иң мөһиме – бердәмлек, үзара ярдәмләшү, үз көчеңә ышаныч. Безнең уртак бурыч – бу этапны тыныч һәм эзлекле узу, тотрыклылыкны саклау өчен барлык кирәкле чараларны гамәлгә ашыру», - дип ассызыклады Татарстан Президенты.
Фото: president.tatarstan.ru
tnv.ru

Башка яңалыклар
Загрузка
ООО "Сельхозснаб"
Агро-Простор
АГРО-РОСТ
АО СЕТЕВАЯ КОМПАНИЯ
АРСКИЕ УСАДЬБЫ - СЕТЬ БАНКЕТНЫХ ЗАЛОВ
Дамилк Агро
ИП Набиуллин И.Х.
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ПАО "Таттелеком"
Производственная компания «Агромастер»
РАДУЙ
РМЗ- Кузембетьево
Санаторий "Бакирово"
СМУ-88
СОЛИДКОРМ
ТАМЛЕТТО
Теплица
ТЦ ПОРТ
ФК РУБИН
ЭНЕРГОБАНК
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)