МЕНЮ
РАДИО ЕШЛЫКЛАРЫ
Азнакай
107,1 FM
Аксубай
104,3 FM
Актаныш
103,1 FM
Апас
104,4 FM
Әбсәләм
105,3 FM
Әлмәт
92,9 FM
Базарлы матак
107,1 FM
Балык бистәсе
104,9 FM
Баулы
107,5 FM
Биләр
101,7 FM
Болгар
106,0 FM
Бөгелмә
101,7 FM
Буа
100,3 FM
Зәй
106,6 FM
Кадыбаш
105,2 FM
Казан
91,5 FM
Кайбыч
106,1 FM
Кама тамагы
71,51 FM
Кукмара
107,9 FM
Лениногорский
102,1 FM
Мамадыш
106,2 FM
Минзәлә
107,3 FM
Мөслим
100,0 FM
Нурлат
104,7 FM
Олы Әтнә
71,42 FM
Сарман
107,8 FM
Теләче
106,1 FM
Түбән Кама
102,6 FM
Чирмешән
107,7 FM
Чистай
103,0 FM
Чүпрәле
91,0 FM
Шәмәрдән
102,3 FM
Яңа чишмә
107,0 FM
Яр Чаллы
105,5 FM

Рөстәм Миңнеханов "Ак Барс" хоккей клубы уенчылары белән очрашты

4 сентября 2025 ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2025/2026 елгы сезонның Континенталь хоккей лигасы чемпионаты уеннары башланыр алдыннан "Ак Барс" хоккей клубы җитәкчелеге, уенчылары, тренерлар штабы һәм персоналы белән очрашты. Очрашу Казандагы команда базасында узды, дип хәбәр итә Рәис матбугат хезмәте.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, КХЛ чемпионаты уеннары алдыннан команда белән очрашу күркәм традициягә әверелде. "Узган сезонда команда лаеклы һәм мавыктыргыч хоккей күрсәтте. Алда КХЛның яңа сезоны. Клубта составны көчәйтергә тиешле кадрлар үзгәрешләре булды. Икенче сезон команда белән Әнвәр Рафаил улы Гатиятулин җитәкчелек итә. Без аңа тулысынча ышанабыз, бергә алга барачакбыз", - диде республика Рәисе.

"Тренировкалар һәм уеннар өчен лаеклы шартлар тудырылган. Без планлаштырган бар нәрсә килеп чыгыр дип ышанабыз, шәп команда уены бусын. Иң мөһиме - ахырга кадәр көрәшү. Үз чиратыгызда, сез гаиләләрегезгә, дусларыгызга һәм җанатарларыгызга таянасыз. Яңа сезонда кызыклы, мавыктыргыч һәм ышанычлы уеннар, якты мизгелләр, искиткеч җиңүләр телим. Ә иң мөһиме - җәрәхәтләр азрак булсын. Бөтен Татарстан һәм безнең республика дуслары - сезнең фанатларыгыз! Сезнең җиңүләр - безнең җиңүләр, сезнең уңышсызлыклар - безнең уңышсызлыклар. Без һәрвакыт сезнең белән бергә", - диде Рөстәм Миңнеханов.

"Ак Барс" хоккей клубының баш тренеры Әнвәр Гатиятулин республика җитәкчелегенә хоккей клубына ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде. Команда капитаны Алексей Марченко Рөстәм Миңнехановка клуб шарфын тапшырды.

"Ак Барс" матчлыран туры эфирда ТНВ каналында карап була. 

Фото: rais.tatarstan.ru

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
Баннер в футере
ООО "Сельхозснаб"
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КАН АВТО
КОЛЬЦО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ТАНК
ЦДМ
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
Компания "Сабинские окна"