Рөстәм Асаев фонограммага җырлаучылар турында: “Утны бетерсәләр, күп кенә артистлар һөнәрен алыштырыр иде”
25 сентября 2024
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Татарстанның халык артисты Рөстәм Асаев ТНВ каналында чыгучы "Сөйләшергә вакыт" тапшыруының кунагы булды. Ул фонограммага җырлаучы артистларны аңламавын әйтте. Аның фикеренчә, халыкка тере тавышка җырлап алган дәртне бернәрсә дә алыштыра алмый.
Тапшыру алып баручысы Лилия Кадыйрова кунагыбызга "Бәлки, плюс булмаса безнең ярты эстрада җырлый да алмас иде?", дигән сорау бирде. "Плюска җырлауның нәрсәсе бар соң аның? Тавыш матур минем дип, үз-үзләренә сокланып җырлыйлар. Аның энергетикасы башка бит, тере тавыш түгел. шул ук микрофон, колонка аша чыккан тавыш булса да, икенче төрле төсмерләр, тембрлар үзгәрә, тәндәге күзәнәкләр икенче була", - ди ул.
"Электричествоны гына сүндерергә кирәк, күп кешеләр заводка эшкә урнашыр иде, башка һөнәр сайларлар иде. Бүгенгә андый мөмкинлек юк, шуңа алар плюска җырлап йөри", - дип сөйләде Рөстәм Асаев.
Источник: https://tnv.ru/tat/news/avyl/417673-r-st-m-asaev-fonogrammaga-yrlauchylar-turynda-utny-beters-l-r-k-...
Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)