Баннер в шапке
МЕНЮ
РАДИО ЕШЛЫКЛАРЫ
Азнакай
107,1 FM
Аксубай
104,3 FM
Актаныш
103,1 FM
Апас
104,4 FM
Әбсәләм
105,3 FM
Әлмәт
92,9 FM
Базарлы матак
107,1 FM
Балык бистәсе
104,9 FM
Баулы
107,5 FM
Биләр
101,7 FM
Болгар
106,0 FM
Бөгелмә
101,7 FM
Буа
100,3 FM
Зәй
106,6 FM
Кадыбаш
105,2 FM
Казан
91,5 FM
Кайбыч
106,1 FM
Кама тамагы
71,51 FM
Кукмара
107,9 FM
Лениногорский
102,1 FM
Мамадыш
106,2 FM
Минзәлә
107,3 FM
Мөслим
100,0 FM
Нурлат
104,7 FM
Олы Әтнә
71,42 FM
Сарман
107,8 FM
Теләче
106,1 FM
Түбән Кама
102,6 FM
Чирмешән
107,7 FM
Чистай
103,0 FM
Чүпрәле
91,0 FM
Шәмәрдән
102,3 FM
Яңа чишмә
107,0 FM
Яр Чаллы
105,5 FM
ЭФИРДА
Эфирны тыңлау
Эфирны карау

Р.Миңнеханов санитар зоналар буенча кагыйдәләр турында: Каш ясыйм дип, күз чыгару кебек бу

16 августа 2018 ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
“Каш ясыйм дип, күз чыгару кебек була бу”, - дип белдерде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бизнес өчен санитар зоналар буенча яңа кагыйдәләр турында. Әлеге тема бүген “Пирамида” үзәгендә ТР Президенты каршындагы Эшкуарлык советының IX утырышында күтәрелде.

2018 елның 3 мартында санитар-саклау зоналарын билгеләү буенча яңа кагыйдәләр предприятие хуҗаларын аптырашта калдырган. Объектлары 2018 елның 15 мартына кадәр кулланышка кертелгән эшмәкәрләргә санитар зоналар проектын эшләү өчен бер ел вакыт бирәләр. Әгәр шул вакыт эчендә өлгермәсәләр, Роспотребнадзор предприятие эшен 90 көнгә туктатырга мөмкин. Бу куркыныч күп кенә производстволарга, суыткычлы складларга, күп кеше сыйдырышлы спорт объектларына яный. Яңа кагыйдәләр кайбер объектларның күптән төзелгәнен һәм алар тирәсендә еллар дәвамында торак йортлар үсеп чыкканын исәпкә алмый. Яңа кагыйдәләр буенча, санитар зоналарда торак йортлар булуы, медицина, белем бирү, спорт объектлары эше тыела. Димәк, предприятиеләрне башка урынга күчерергә туры киләчәк, ә бу өстәмә чыгымнар таләп итә.

Яңа кагыйдәләрнең күп кенә нигезләмәләре гамәлдәге СанПинНга каршы килә, эшмәкәрләр документларның кайсы белән эшләүне аңламый. Эшмәкәрләргә проект ясау өчен 350 мең сумнан артык акча кирәк. “Проектны 2019 елның 15 мартына кадәр әзерләп бетереп булмый. Проект өчен кирәкле тикшеренүләр, замерлар ясау өчен 1 ел вакыт кирәк – бу әле проектның бер баскычы гына”, - диде бу мәсьәлә буенча чыгыш ясаган “Экотехпроект” ҖЧҖ директоры Илья Горбунов. Ул, һичьюгы, срокны 1,5-3 елга кадәр озайтырга кирәк дип саный.

Проект төркеме Татарстан Республикасы Президенты исеменнән федераль үзәккә мөрәҗәгать әзерләүне тәкъдим итә. Эшмәкәрләр хатта, яңа кагыйдәләр белән ничек эшләүне, авырлыкларга очраган эшмәкәрләргә нәрсә эшләргә кирәклекне ачыклауны, шулай ук, кагыйдәләрдәге срокларны озайту үтенечләрен җиткерүне сорыйлар.

Рөстәм Миңнеханов санитар зоналар турында кагыйдәләргә үзгәрешләр кертү үтенече белән мөрәҗәгать итүне хуплады. Ул Россиянең табигый ресурслар һәм экология министры Дмитрий Кобылкин, Россия Хөкүмәте Рәие урынбасары Алексей Гордеев, Россия икътисади үсеш министры Максим Орешкин исеменә хат юллаячагын вәгъдә итте. “Бу эш кирәк, ләкин бүген яңгыраган формада түгел. Критерийларын төгәл билгеләргә кирәк”, - диде.

РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов бу сорауны парламентка фикер алышуга чыгарырга тәкъдим итте. Татарстан Президенты моны куәтләп: “Бу мәсьәлә буенча шөгыльләнергә кирәк. Каш ясыйм дип, күз чыгару кебек була юкса”, - диде ул.

("Татар-информ")
Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
Баннер в футере
ООО "Сельхозснаб"
ООО "Сельхозснаб"
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Ассоциация "Семена Татарстана"
Ассоциация "Семена Татарстана"
Мебельная территория
Мебельная территория
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ООО «Пестречинка»
ООО «Пестречинка»
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Финпром
Финпром
ООО «ДаМилк-Агро»
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Вот такие окна"
Компания "Вот такие окна"
Компания "Сабинские окна"
Компания "Сабинские окна"