Путин Казанда: Чемпионат WorldSkills тарихында онытылмаслык вакыйга булды
28 августа 2019
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Казанда эшче һөнәрләр буенча узган чемпионат WorldSkills хәрәкәте тарихында онытылмаслык вакыйга булды. Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Казанда 45нче дөнья чемпионаты ябылу тантанасында шулай дип белдерде.
Илбашы дөньяның иң яхшы осталары ярышлары Россиядә беренче узганын искәртте. "Чемпионат WorldSkills хәрәкәте тарихында онытылмаслык, гаҗәеп тамаша булды", - диде.
Путин чемпионатның Россия мәгариф системасының мөһим элементы булганын билгеләп узды. "Без көллиятләрне үзгәртәбез, балаларга техник иҗат белән шөгыльләнү өчен дөньяда тиңе булмаган мөмкинлекләр тудырабыз", - диде ул.
Илбашы беренче тапкыр мәктәп укучылары һөнәри осталыгын күрсәткәнен, шулай ук Future Skills компетенциясенең кызыксыну уятканын билгеләп узды.
"45 нче чемпионат тәмамлана. Безнең гомуми җаваплылык шул: барлык илләр гражданнары өчен чемпионатның мирасын саклап калу һәм куллану. Яшенә һәм сәламәтлек торышына карамастан, һәркем үз мөмкинлекләрен күрсәтерлек, үз үсеш һәм өйрәнү юлын сайларлык, кирәкле күнемәләр алырлык булсын", - диде.
Президент Россиянең кадрлар әзерләүнең өзлексез, ачык, үтемле, аңлаешлы системасын булдырырга әзер булуын искәртте. "Бергә тотрыклы үсеш алып, технологик дәвер каршылыкларына, таләпләренә җавап бирә алачакбыз", - диде.
("Татар-информ")

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)