Путин Covid-19 аркасында Россиядәдә эшсезләр саны 1,9 млн кешегә кадәр артуын әйтте
28 мая 2020
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Коронавирус эпидемиясе дөньяның барлык илләре, шул исәптән Россия икътисадында тискәре чагылыш тапты. Илдә эш активлыгы, товарга ихтыяҗ кимү билгеләп үтелде. Нәтиҗәдә эшсезләр саны арткан. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин Россия Федерациясендә хезмәт базары торышына багышланган киңәшмәдә хәбәр итте.
«Соңгы мәгълүматлар буенча, Россиядә рәсми рәвештә теркәлгән эшсезләр саны шулай ук арта. Дөресен әйткәндә, монда безнең өчен көтелмәгән нәрсә юк, хәзер 1,9 млн кеше эшсез», — диде Владимир Путин.
РФ Президенты федераль һәм төбәк хакимиятләренә эшсезлек проблемасына югары дәрәҗәдә игътибар бирергә кушты.
«Эпидемия нәтиҗәләре белән көрәш башланганнан бирле, эш урыннарын, Россия гаиләләренең керемнәрен саклау мөһим өстенлеккә әйләнде», — диде дәүләт башлыгы.
Путин искә төшергәнчә, хезмәт коллективларын саклап калу өчен компанияләргә апрель һәм май айларында хезмәткәргә бер минималь хезмәт хакы күләмендә түләүгә субсидияләр, шулай ук еллык ставкасы 2 процентлы ташламалы кредит каралган. Бер үк вакытта кризиста эшсез калучыларның балаларына өстәмә түләүләр дә каралган.

Автор: "Татар-информ"
Башка яңалыклар
Шәрехләмә
0
Шәрехләмә калдыру
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)