Президент Татарстанның ислам илләре белән икътисад өлкәсендәге элемтәләре турында сөйләде
31 октября 2018
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Ислам Россия мәдәнияте кодының аерылгысыз өлеше булып тора. Татарстан ислам дөньясы илләре белән хезмәттәшлектә алда бара. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Дубайда GIES-2018 Глобаль ислам икътисады саммитында чыгыш ясаганда әйтте.
“Россия – төрле милләт һәм дин вәкилләре белән үзара аңлашып яшәүдә уникаль тәҗрибәсе булган күпмилләтле ил. Әхлакый кыйммәтләргә ия – гаделлек, эш сөючәнлек, белемгә омтылыш булган төрле дин тотучы кешеләр Россия халкының бердәмлеген тәшкил итә”, - диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул Татарстанның Россия субъекты булуын, анда мөселман халкының шактые яшәвен әйтте.
“Татарстан бүгенге көндә чит ил компанияләре һәм инвесторлары белән хезмәттәшлектә алда бара. Республикада ислам илләре белән икътисад һәм мәдәният өлкәсендә файдалы элемтәләр булдырылды.
“Без Ислам үсеш банкы белән тыгыз хезмәттәшлектә, ислам финанс секторы һәм хәләл индустриясе үсеше, Казанда барлыкка киләчәк Халыкара ислам финанс үзәге булдыру буенча актив эш алып барабыз”, диде Татарстан Президенты.
Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе бүген Дубайда ачылган GIES-2018 форумы эшендә катнаша.
("Татар-информ")

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)