Помидорны тәмле итеп маринадлау өчен серле ингридиент билгеле
16 июня 2023
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Тиздән хуҗабикәләр бакчаларыннан беренче уңышларын җыя башлаячак. Кемдер үзе үстергән тәм-томнан хәзердән үк авыз итә. Помидорларны теплицада утыртучылар алдында "бу уңыш белән нишләргә?" дигән сорау туачак. Җавапны Яшел Үзәннең район басмасында эшләүче хезмәттәшләребез белә. Алар "алтын алма"ны маринадлау өчен үзенчәлекле ингридиент - кишер яфрагы куллана торган хуҗабикә рецептын язып алганнар.
Стерильләштерелгән банкаларның төбенә мул итеп яхшылап юылган кишер яфрагы, 1л банкага 1 тырнак сарымсак салабыз. Помидорларны тутырабыз да, кайнар су коеп, 15 минут тотабыз. Шул арада тозлык әзерлибез.
1л суга 1 аш ашыгы тоз, 5 аш кашыгы шикәр комы, 70г 9 процентлы уксус салабыз.
Банкалардагы суны түгеп, кайнап чыккан тозлыкны помидорлар өстенә салып, тимер капкач белән каплыйбыз. Җылы әйбер белән төреп куябыз. «Эше дә ансат, тәмгә дә бик тәмле!», - дип ачкан үз серләрен Яшел Үзән остабикәсе.
Фото: pxhere.com
Источник: https://tnv.ru/tat/news/ash-su/326427-pomidorny-t-mle-itep-marinadlau-chen-serle-ingridient-bilgele/
Башка яңалыклар
Шәрехләмә
0
Шәрехләмә калдыру
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)