Баннер в шапке
МЕНЮ
РАДИО ЕШЛЫКЛАРЫ
Азнакай
107,1 FM
Аксубай
104,3 FM
Актаныш
103,1 FM
Апас
104,4 FM
Әбсәләм
105,3 FM
Әлмәт
92,9 FM
Базарлы матак
107,1 FM
Балык бистәсе
104,9 FM
Баулы
107,5 FM
Биләр
101,7 FM
Болгар
106,0 FM
Бөгелмә
101,7 FM
Буа
100,3 FM
Зәй
106,6 FM
Кадыбаш
105,2 FM
Казан
91,5 FM
Кайбыч
106,1 FM
Кама тамагы
71,51 FM
Кукмара
107,9 FM
Лениногорский
102,1 FM
Мамадыш
106,2 FM
Минзәлә
107,3 FM
Мөслим
100,0 FM
Нурлат
104,7 FM
Олы Әтнә
71,42 FM
Сарман
107,8 FM
Теләче
106,1 FM
Түбән Кама
102,6 FM
Чирмешән
107,7 FM
Чистай
103,0 FM
Чүпрәле
91,0 FM
Шәмәрдән
102,3 FM
Яңа чишмә
107,0 FM
Яр Чаллы
105,5 FM
ЭФИРДА
Эфирны тыңлау
Эфирны карау

Драматург Рәдиф Сәгъди халык театрларының күтәрелеш кичерүен әйтте

Татар драматургы Рәдиф Сәгъди республикада халык театрларының күтәрелеш кичерүен билгеләп узды. Бу хактагы фикерләрен ул “Татар-информ”да “Идел-Йорт” театр коллективлары бәйгесенә багышлап үткәрелгән матбугат конференциясендә әйтте.

“Бәлки аларның күтәрелеш кичерүе профессиональ театрларның бер урындарак таптанып торуы белән бәйледер. Бик профессиональ дәрәҗәдә уйный торган коллективлар бар. Мәсәлән, Башкортстанның Илеш районы коллективы. Алар Мостай Кәримнең “Кыз урлау” комедиясен шундый югарылыкта куйдылар”, - диде бәйгенең жюри әгъзасы Рәдиф Сәгъди. Ул Татарстанда режиссерлар кризисы булуын билгеләп үтте.

Рәдиф Сәгъди Актаныш районында халык театрларының күплегенә сокланды. “Биредә мәктәп театр студияләрен санамасак та, кырыклап театр коллективы эшләп килә. Шаккатмалы хәл! Аларда профессиональ театр ачылса, Актаныш аңа күптән әзер”, - диде ул.

Рәдиф Сәгъди фикеренчә, Актаныш кебек районнан финалга бер генә театр коллективын китертү дөрес түгел. Тәтеш, Кама Тамагы, Аксубай кебек районнар берне дә куя алмый. Татарча да, русча да, чуашча да... Профессиональ дәрәҗәдә спектакль куя алган Актаныштан нигә биш коллектив китермибез?!” дип сорау куя ул.

Соңгы ун елда Актаныш халык театрлары ике тапкыр гран-прига ия булдылар. Болар – Актаныш мәдәният йортының театр коллективы һәм районның Киров авылы театр коллективы. Быел да финалга Киров авылы мәдәният йорты коллективы чыккан. Алар бәйге өчен Валентин Распутин әсәре буенча куелган “Рәнҗетелгән язмыш” спектаклен әзерләгәннәр.

“Идел-Йорт” театр коллективлары бәйгесе 2018 елдан башлап Камал театрының легендар директоры Шамил Закиров исемен йөртә. Финал турына 12 коллектив чыккан. Аларның спектакльләрен 6 – 15 октябрь көннәрендә Ленин исемендәге мәдәният сараенда карарга мөмкин. Бәйгенең җиңүчеләре 9 декабрь көнне Камал театры сәхнәсеннән игълан ителә. Тамашачыга җиңүче коллективның спектакле дә тәкъдим ителәчәк.

("Татар-информ")
Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
Баннер в футере
ООО "Сельхозснаб"
ООО "Сельхозснаб"
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Ассоциация "Семена Татарстана"
Ассоциация "Семена Татарстана"
Мебельная территория
Мебельная территория
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ООО «Пестречинка»
ООО «Пестречинка»
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Финпром
Финпром
ООО «ДаМилк-Агро»
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Вот такие окна"
Компания "Вот такие окна"
Компания "Сабинские окна"
Компания "Сабинские окна"