МЕНЮ
РАДИО ЕШЛЫКЛАРЫ
Азнакай
107,1 FM
Аксубай
104,3 FM
Актаныш
103,1 FM
Апас
104,4 FM
Әбсәләм
105,3 FM
Әлмәт
92,9 FM
Базарлы матак
107,1 FM
Балык бистәсе
104,9 FM
Баулы
107,5 FM
Биләр
101,7 FM
Болгар
106,0 FM
Бөгелмә
101,7 FM
Буа
100,3 FM
Зәй
106,6 FM
Кадыбаш
105,2 FM
Казан
91,5 FM
Кайбыч
106,1 FM
Кама тамагы
71,51 FM
Кукмара
107,9 FM
Лениногорский
102,1 FM
Мамадыш
106,2 FM
Минзәлә
107,3 FM
Мөслим
100,0 FM
Нурлат
104,7 FM
Олы Әтнә
71,42 FM
Сарман
107,8 FM
Теләче
106,1 FM
Түбән Кама
102,6 FM
Чирмешән
107,7 FM
Чистай
103,0 FM
Чүпрәле
91,0 FM
Шәмәрдән
102,3 FM
Яңа чишмә
107,0 FM
Яр Чаллы
105,5 FM
ЭФИРДА
Эфирны тыңлау

Питрау бәйрәмендә иҗат әһелләренә мактаулы исемнәр бирелде

XX республикакүләм “Питрау” керәшен мәдәнияте фестивалендә Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин керәшен халкының күренекле вәкилләренә мактаулы исемнәр тапшырды.

Татарстан Президенты фәрманы нигезендә, күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм Татарстанда яшәүче халыклар мәдәниятен үстерүгә зур өлеш керткәне өчен “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен” ордены медале белән Татарстан керәшен иҗтимагый оешмасы идарәсе әгъзасы, Түбән Кама шәһәренең “Керәшен” этнографик мәдәни-агарту берләшмәсе рәисе, Татарстанның “Керәшен” иҗтимагый оешмасы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илья Михайлов бүләкләнде.

Мәдәният үсешенә зур өлеш керткәне һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен Мамадыш районы Крәш-Ерыкса мәдәният йорты директоры Мария Андреевага “Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре”, мәдәният һәм музыка сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткәне өчен Казан педагогика көллиятенең педагог-оештыручысы Гөлнара Мортазинага “Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исемнәр бирелде.

Музыка сәнгатен үстерүгә керткән өлеше өчен Казан дәүләт филармониясенең артист-вокалисты Марина Карповага “Татарстан Республикасының атказанган артисты” дигән мактаулы исем бирелде. Мәдәният һәм сәнгать үсешенә зур өлеш керткәне, күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте укытучысы Илья Максимов “Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе” дигән мактаулы исемгә лаек булды.

Республикада физик культура һәм спортны үстерүгә керткән өлеше, күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Татарстан спорт министрлыгының Көрәш буенча республика спорт мәктәбе тренеры Рафаэль Хәмидуллинга “Татарстан Республикасының атказанган физик культура хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелде. Сәламәтлек саклау өлкәсендәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен Мамадыш үзәк район хастаханәсенең түләүле акушер бүлегенең шәфкать туташы Клавдия Ермолаевага “Татарстан Республикасының атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелде.

Шулай ук Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының күкрәк тамгасына, Татарстан Республикасының мәдәни үсешенә зур өлеш керткән өчен Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хатына лаек дип табылганнар да бүләкләнде.

("Татар-информ")
Башка яңалыклар
Загрузка
Баннер в футере
ООО "Сельхозснаб"
ООО "Сельхозснаб"
Агро-Простор
Агро-Простор
АГРО-РОСТ
АГРО-РОСТ
АО СЕТЕВАЯ КОМПАНИЯ
АО СЕТЕВАЯ КОМПАНИЯ
АРСКИЕ УСАДЬБЫ - СЕТЬ БАНКЕТНЫХ ЗАЛОВ
АРСКИЕ УСАДЬБЫ - СЕТЬ БАНКЕТНЫХ ЗАЛОВ
Дамилк Агро
Дамилк Агро
ИП Набиуллин И.Х.
ИП Набиуллин И.Х.
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ПАО "Таттелеком"
ПАО "Таттелеком"
Производственная компания «Агромастер»
Производственная компания «Агромастер»
РАДУЙ
РАДУЙ
РМЗ- Кузембетьево
РМЗ- Кузембетьево
Санаторий "Бакирово"
Санаторий "Бакирово"
СМУ-88
СМУ-88
СОЛИДКОРМ
СОЛИДКОРМ
ТАМЛЕТТО
ТАМЛЕТТО
Теплица
Теплица
ТЦ ПОРТ
ТЦ ПОРТ
ФК РУБИН
ФК РУБИН
ЭНЕРГОБАНК
ЭНЕРГОБАНК