Баннер в шапке
МЕНЮ
РАДИО ЕШЛЫКЛАРЫ
Азнакай
107,1 FM
Аксубай
104,3 FM
Актаныш
103,1 FM
Апас
104,4 FM
Әбсәләм
105,3 FM
Әлмәт
92,9 FM
Базарлы матак
107,1 FM
Балык бистәсе
104,9 FM
Баулы
107,5 FM
Биләр
101,7 FM
Болгар
106,0 FM
Бөгелмә
101,7 FM
Буа
100,3 FM
Зәй
106,6 FM
Кадыбаш
105,2 FM
Казан
91,5 FM
Кайбыч
106,1 FM
Кама тамагы
71,51 FM
Кукмара
107,9 FM
Лениногорский
102,1 FM
Мамадыш
106,2 FM
Минзәлә
107,3 FM
Мөслим
100,0 FM
Нурлат
104,7 FM
Олы Әтнә
71,42 FM
Сарман
107,8 FM
Теләче
106,1 FM
Түбән Кама
102,6 FM
Чирмешән
107,7 FM
Чистай
103,0 FM
Чүпрәле
91,0 FM
Шәмәрдән
102,3 FM
Яңа чишмә
107,0 FM
Яр Чаллы
105,5 FM
ЭФИРДА
Эфирны тыңлау
Эфирны карау

Пилмән бизнесы ачучы Баһаутдиновлар:«Безгә авылда хатын-кызлар эше табарга кирәк иде»

23 сентября 2020 ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Авылда хәзер шәһәрдәгедән ким яшәмиләр: суы кергән, бәдрәф өйдә, машина — иномарка. Кыскасы, барлык шартлар да тудырылган. Тик авылда калырга теләүчеләрнең дә шәһәргә эш эзләп киткәнен күреп, бу проблемага күз йомарга ярамаганлыгын аңлыйсың. Авылда эш юклыгы чыннан да зур һәм, һичшиксез, чишелеше булырга тиешле проблема, минемчә. Чөнки авыл — ул гореф-гадәт, авыл — милләт, авыл — тел, авыл — тәрбия.

Ә Чуашстан Республикасы Тукай авылында исә халык саны ел саен арта гына бара. Яшьләр дә шәһәргә китми, авылда төпләнә. Ә эш барыбер юк. Авыл уртасында завод-фабрика да эшләп утырмый, хуҗалык та әллә кайчан таралган, мәктәп тә берәү генә. Ә халык китми. Кызык бит?

Моның сәбәбе — Тукай халкы үзенә эш таба алган. Ул да булса бизнес. Гомумән, Чуашстандагы татар авылларында бизнес гөрләп чәчәк аткан. Иң танылганы — ит бизнесы. Монда үгезләрне бер төбәктән алып кайталар да, икенче төбәккә илтеп саталар. Аннары тире җыялар, тире саталар. Ат асрап, казылык ясап саталар. Ит бизнесы белән кеше шаккаттырып булмый ул якларда.

Машина җәя, апалар кулдан бөгә
«Ул авылда пилмән ясыйлар», — дигәч, нәрсә уйларга белмәдем. Пилмәнне бөтен кеше ясый инде, мин әйтәм. Ә алар пилмәнне өйдә ясаганнар-ясаганнар да, аннары өй эшеннән бизнес ясап куйганнар икән.

— Безгә авылда ничек тә эш табарга кирәк иде. Иптәшем башта җир эше белән шөгыльләнде. Хатын-кызга ул эш авырга туры килә. Ә гаиләдә без биш хатын-кыз — мин, әни, өч кызыбыз, ә әтиебез үзе генә. Шуңа күрә без хатын-кызлар эше булсын әле дип эзләдек тә, нәтиҗәдә пилмән эшенә барып чыктык, — ди Флизә апа Баһаутдинова.

Без килеп кергәндә апалар, ап-ак яулыкларын бәйләп, пилмән бөгеп яталар иде. Кулларына алалар да, тиз-тиз генә бөгеп тә куялар. Шул кадәр остарганнар: пилмәннәр нәкъ бертөсле, игезәкләр кебек. «Кул өйрәнде инде, арымый хәзер», — ди хуҗабикә.


Хатын-кыз эше дигәч тә, монда кул көче кирәкми дигән сүз түгел. Камырны басарга, җәяргә, аннары ничәшәр йөз, ә бәлки мең пилмәнне шул ук куллар белән бөгәргә дә кирәк бит әле!

Биредә шушы этапларның берсен төшереп калдырганнар. Камырны шундый шәп машина җәеп бирә. Бик рәхәт әйбер икән дип кайттым. Камырны саласың, ә ул шул камырны бер калынлыкта тип-тигез итеп җәеп тә бирә. Җәйгән камырны кисеп чыгалар да, баскан көе генә бөгә дә башлыйлар. Апаларның тизлегенә аптырадым да, сокландым да үзем. Татар хатын-кызларына хас оялчанлык, тырышлык һәм уңган-булганлык инде бу.

Баһаутдиновлар бу эшкә ныклап тотынганнар: пилмән ясар өчен махсус йорт салып чыкканнар. Йортта суыткычлары да, махсус өстәлләр дә, җиһазлар да бар. Һәм шунысы да мөһим: алар бизнесларын юридик яктан теркәгәннәр. Ягъни, бөтен төрле инстанцияләр тикшереп тора, документлар да тәртиптә. Хәләл һәм натураль продукт дигән тамгалары да бар.

«Көнгә ничә пилмән ясыйсыз?» - дигән сорауга әңгәмәдәшләрем: «Пилмәнне санап түгел, килограммлап ясыйбыз», — дип җавап бирделәр. Ә ничә килограмм икәнен сер итеп саклыйсылары килде.

Продуктны булдыру — бизнесның беренче этабы санала. Икенче авыр этап — ул әзер продуктны сату. Баһаутдиновлар моның җаен тапкан инде. Пилмәннәрне авылдашлары да килеп ала, кибетләрдә дә саталар. «Печән эшләгәндә, көтү көткәндә әллә нәрсәләр пешереп ятып булмый. Ә пилмән тиз дә, җайлы да пешә бит», — ди Флизә апа.

Тукайча пилмән рецепты
Тукайча пилмән рецепты бик гади: камырны йомырка белән суга гына басалар, фаршка тоз, борыч, суган кушалар. «Өйдә ничек ясыйбыз, монда да шулай ук», — диләр. Җитмәсә, продуктларын да үзләре җитештәрәләр икән. Суган, сарымсак бакчада үсә, йомырканы тавык сала, ит өчен терлек асрыйлар.

— Пилмән ясап кына, иномаркада да йөри алмыйсың, сарай да сала алмыйсың, ә көн күрергә була. Хатын-кызга да каядыр барып эшләргә кирәк бит. Кызларыбыз да авылда калабыз дип торалар. Безнекеләр, гомумән, авылда кала инде, — ди Флизә ханым.

Флизә апа белән Илгизәр абый Баһаутдиновлар пилмән эшенә 2014 елда тотыналар. Әле туктарга уйларында да юк, чөнки уң куллары — кызлары үсеп килә. Зур кызлары инде кияүдә, авылда укытучы булып эшләсә, уртанчылары Зөһрә дүртенче курста укый. «Бу эшне бәлки үзем дә дәвам итәрмен әле», — дип янып тора ул. Кечкенәләре мәктәптә җиденчедә укый икән. Мондый көчле состав булганда эшләргә дә эшләргә генә әле.

Мондый эш башлап җибәрү өчен тырышлык һәм тагын бер кат тырышлык таләп ителә. Малын асрарга, кул көчен жәлләмәскә, юридик ягын да уйларга. Авыл җирендә үз бизнесларын гөрләтеп алып баручы гаиләләрне үрнәк итеп куярга кирәк тә инде, минемчә.


фото: Абдул Фархан
ИНТЕРТАТ
Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
Баннер в футере
ООО "Сельхозснаб"
ООО "Сельхозснаб"
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Ассоциация "Семена Татарстана"
Ассоциация "Семена Татарстана"
Мебельная территория
Мебельная территория
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ООО «Пестречинка»
ООО «Пестречинка»
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Финпром
Финпром
ООО «ДаМилк-Агро»
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Вот такие окна"
Компания "Вот такие окна"
Компания "Сабинские окна"
Компания "Сабинские окна"